Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

"Көтелмәгәндә булды бу": Марат Мухин никах укыткан. Кәләш кем? (+фото)

Композитор һәм аранжировщик Марат Мухин никах укыткан.

"Матбугат.ру" ачыклаганча, кәләшнең исеме Гөлия Вәлиәхмәтова. Бәхетле парны истәлекле көннәре белән котларга дип иң якыннары, дуслары җыелган. Юмор остасы Данир Сабиров Гөлиягә мөрәҗәгать итеп: "Килен, пажалысты, әбижәть итмә талантлы, йомшак кияүне. Бәхетле булыгыз. Миңа сез икегез дә якын. Яратам, хөрмәт итәм", - дип язган.

Әмма халык Маратның өйләнүен аңлап бетермәгән, күпләр аны Дилә Нигъмәтуллинаны һәм кызын ташлап китүдә гаепли: "Көтелмәгәндә булды бу. Вот тебе на. Бу ирләр хатын алыштыруны, бала ятим калуны нигә дә санамыйлар", - дип язганнар.

Башкалар моңа каршы: " Белмичә гаеп итмәгез, үзегезгә гөнаһ җыеп! Бәхет тормыш теләгез лучше! Дилә инде күптәннән башка кешегә кияүгә чыкты. Маратка бәхет телибез", - дип җавап яза.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марат Мухин