Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кукмара райнындагы янып үлгән балаларга багышланган бәет

Сез кайтышка диеп әби, Куеп җибәрде ашын. Кай Арада ут чыккандыр, Без белмәдек анысын.

Бисмилләх иррахмән иррахииим дип,
Башлыймын бәетемне.
Бу хәбәр барлык дөньяны,
Тетрәндерде һәр кемне.
Иртән торып чәйләр эчтек,
Җыелышып табында.
Әти, әни җыеналар,
Больницага барырга.
Әти, әни чыгып китте,
Без калдык әби белән.
Алда язылган язмышны,
Ни күрәсен кем белгән.
Сез кайтышка диеп әби,
Куеп җибәрде ашын.
Кай арада ут чыккандыр,
Без белмәдек анысын.
Әти, әни сез кайтканны,
Насыйп булмады күрү.
Эээх, бигрәк авыр булды шул,
Утларда янып үлү.
Үкенечле үлем белән,
Үләргә язган икән.
Быел өй каршыгдагы агачта,
Был-был кош сайрар микән?
Безнең гомер шулай кыска,
Аллаһым тарафыннан.
Утта янып үләргә дә,
Аллаһы шулай язган.
Әти әни сез киткәндә,
Калдык сезне озатып.
Бу хәбәрне ишеткәч,
Калгансыз таштай катып.
Абый, апаларда елар,
Безнең үлгәнне белгәч.
Әби мескен һуштан язган,
Утта калганны белгәч.
Елашмагыз әти-әни,
Әби, абый, апаларым.
Язганнан качып булмый шул,
Күрәбез язганнарын.
Язлар җитәр, ташу агар,
Елгаларны тутырып.
Иптәшләр урамда уйнар,
Дөньяларын онытып.
Әти-әни, туганнар,
Безгә бәхил булыгыз.
Атна кич, җомгаларда,
Безгә дога кылыгыз.
Без икәуләп карап куктән,
Сезгә Гомер теләрбез.
Болында уйнаклап колындай,
Сезнең төшләргә керербез.

 

Питрәч рн Татар Казысы.
Фахреева Рәшидә.24.02.2019.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәет