Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кукмарадан җиңү белән кайтучы йолдызчыкларыбыз

«Созвездие-Йолдызлык-2019» унтугызынчы Ачык республика яшьләр фестиваленең зона туры узган атна азагында Кукмара районында узды. Безнең йолдызчыкларыбыз да уңышлы чыгыш ясап, куанычлы хәбәрләр белән кайтты.

“Восторг” бию коллективы (сәнгать мәктәбенең кечкенәләр группасы) 1 нче урынны алды. “Эра” бию төркеме (зурлар) 2нче урынга лаек булды.

Вокал-солода (кечкенәләр төркеме) Диләрә Габдрахманова – 3нче, Дилә Хәлимова – 1 нче урынны алдылар. Илүзә Гайнетдинова “ За волю к победе”номинациясендә җиңде. Илида Җәләлиева, Камилә Эркаева 2нче урын (уртанчылар төркеме), зурлар төркеменнән Эльвира Хәертдинова 3нче урын алдылар. “Зәлидә” вокал ансамбленә шулай ук 2нче урын бирелде. Балаларның барысы да сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә.

Конферанс өлешендә Морат Гафиуллин (Балтач гимназиясе) – 1 урын, Рамил Яппаров номинант, бистәнең 2нче номерлы балалар бакчасы), Диләрә Муллагалиева – ( Балтач гимназиясе) 3 нче урын алдылар. “Йолдызчык”лар супер финалга чакырулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: созвездие-йолдызлык