Кулда гармун, күңелдә милли моң
Тормыш юлында кем генә булмасын, нинди генә һөнәр башкармасын, аның кулыннан беркайчан да гармун төшмәде.
Үз чорының данлыклы пионервожатые, музыка укытучысы, мәдәни чараларда гармунчы да, җырчы да, алып баручы да, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы ветеран, Муса Җәлил премиясе лауреаты, районның мактаулы гражданины, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Җәмилә Сибгатуллина районга мәгълүм шәхес. Тормыш юлында кем генә булмасын, нинди генә һөнәр башкармасын, аның кулыннан беркайчан да гармун төшмәде.
Гармун – гомер юлдашым, дияргә ярата ул. Әйтерлеге дә бар, балачагыннан ук гашыйк бит ул әлеге уен коралына.
– Салавыч мәктәбендә укыганда ук кызыга идем инде гармунга, – дип сөйли Җәмилә апа. – Концертларга балаларны кертмиләр иде, ә мин качып керә идем. Керә идем дә иң беренче күзем гармунчының гармунына төшә иде. Нәрсәләремә дип кызыкканмындыр инде?! Әле әнидән дә гармун сорап йөрдем бит: «хәзер менә, тегү машинасы сорасаң, колакка керер иде», дип кенә әйтә иде әни. Апам Язилә кич чыга иде, минем гармун дип өзгәләнгәнне күргәч, клубтан бер гармун алып кайтып бирде. 6 сыйныфта укыган чак булгандыр ул. Өйдә кеше юк чакта тарткаладым инде күпме кирәк. Тальян гармун иде ул. 7 сыйныфта укыганда мәктәпкә хромка кайтты, сыйныфташым Мөбарәкҗан белән алмаш-тилмәш уйныйбыз, ул да гармунга тартыла.
1959 елда кыз Балтач мәктәбендә укый башлый. Дәресләр беткәч Пионерлар йортына бара. Ә анда гармун бар. Бара да карап тора шуңа. Пионерлар йортының директоры Рәйханә Нәсыйхова «гармунда уйный беләсеңме әллә?» дип сорап куя. Әйе, дигән җавап ишеткәч, «буш вакытың булган саен кил, уйна», ди. Балтач мәктәбенең вожатые Әсәдуллина Анастасия Филиповна (район мәдәният бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыккан Ленара Гарипованың әнисе) аны башлангычларның төрле чараларында катнаштыра башлый, гармун үзенекен итә, Балтач мәктәбе җыр-моңга күмелә. 1964 елда Балтач мәктәбен тәмамлап, Җәмилә апа Салавыч урта мәктәбенә эшкә кайта. Җәмилә апаның «Пионерия – бәхетле балачак!», «Комсомол – ялкынлы яшьлек!» дигән еллары башлана.
Салавыч мәктәбендә мөгаллим Габделхак Исхаков баян тарта торган була, укытучы кайтып киткәч, аның баянына Җәмилә апа «хуҗа» була. Кызның сәләтен күреп, Габделхак ага аңа иркенләп уйнарга куша, мөгаллим Хәбри ага Хәбибрахманов та көйләр уйный, «Умырзая» көен Җәмилә апага ул өйрәтә, аннан татар халкының «Су буйлатып» җыры көйгә салына. Әкренләп Җәмилә апа уйнарга өйрәнә, көйләре дә рәткә килә башлый.
– Армиядән Илдус абый кайтты (Җәмилә апалар гаиләдә өч бала – апасы, үзе, абыйсы). Минем гармунда уйнарга теләгемне белде дә, ник әйтмәдең, язмадың аны, гармун алып кайта идем бит мин сиңа ди, – дип, Җәмилә апа мәктәп еллары хатирәләрен дәвам итте.– Алтын куллы абыем берәүләрдә өй мүкләде дә, эшләгән хакына Белорусь гармуны алып бирде. Ул гармунны Балтачтагы культмагазинга барып алдык. Шуннан инде рәхәтләнеп уйный, белгәннәремне тагын да ныг-рак камилләштерә, яңа көйләр өйрәнә башладым.
Җәмилә апа мәктәптәге тәнәфесләрдә балаларны җырлата-биетә. Лагерьда да гармуны кулыннан төшми. Патриотик рухтагы җырлар, милли бию көйләре – Җәмилә Сибгатуллина репертуарында төп урын алган. Мәхәббәт ише җыр көйләре дә өйрәнеп маташмый ул, заманча көйләргә дә кулы ятмый, аның кыйбласы бер генә – туган якка, әти-әнигә, ватанга мәхәббәт һәм шул сыйфатларны балаларда тәрбияләү. «Идел буе каеннары», «Картаямыни соң йөрәк!», «Гармун алыйк әле, дускай!» – парта арасыннан ук белгән, Җәмилә апа өйрәткән җырлар бу. 46 ел Салавыч мәктәбе укучыларын җырларга, биергә өйрәтте ул, 20 елдан артык музыка дәресләре укытты. Үзе дә әйдаман булгач, гармунда уйный белүем эшемдә әйбәт булды, кешегә ялынмадым, гомумән, җырларга да, шигырь чыгарырга да үз сәләтем ярап торды, вожатыйга анысы иң мөһиме бит инде аның, ди. Моңа өстәп Җәмилә апа быргыны да шәп кычкырта иде, әле берара мандалинада да уйнарга өйрәнеп маташкан. Көйләр дә чыгарган, хәер, көй чыгарырга оста кеше ул Җәмилә апа, гармунын тарта-тарта көен дә чыгара, уйнап-җырлап та бирә, сине дә җырлата.
Шушы гармуны белән Җәмилә Абдулла кызы республиканың «Балкыш» ветераннар фестивалендә инде әллә ничә мәртәбәләр лауреат булды, районда, авылда җырчылар ансамблен әйдәде.
Җәмилә Сибгатуллина ире Шәһидулла белән бер кыз, бер ул үстерде. Ире инде күптән мәрхүм, искә алуыбыз рухына изге дога булып барып ирешсен. Улы Шамил «Татарстан» җәмгыятендә эшли, кызы Зөбәрҗәт мәктәптә директор урынбасары. Ике балаларының берсе дә гармунчы түгел, онык-лар да тарткалап караган да ташлаган. «Шулай да төп йорттагы нәни оныкларым – Камилә белән Ләйлә җырларга маташалар, Наилә оныгым бии дә, җырлый да, чараларда да бик актив. Иң беренче оныгым – Булат зур инде, Нормадагы һөнәр көллиятенең соңгы курсында белем ала», ди.
Җәмилә апаның гармунчысы-дәвамчысы бер дә юк икән дип ялгышмыйк, иренең бертуган энесе Хәбибулланың улы Рафил уйный гармунда, сәләт аңарда барлыкка килгән.
– Җәмилә апа, гармуныңның ватылганы булдымы, ватылса, кайда, кемдә ремонтлата идең, – дип сорыйм. – Минем гармуннарым бер дә ватылмады, – ди Җәмилә апа елмаеп. – Култык астында гына йөрттем бит мин аларны!
Җәмилә ападан әле дә гармун сорап киләләр, инде хәзер мәдәни чараларда әллә ни катнашырга тырышмыйм, яшь тә бара, балаларга да, онык-ларга да файдалы буласым килә, ди. Ә менә гармун сорап килсәләр бирә, шул көнне, тиешле тәртиптә кайтару шарты белән, әлбәттә.
Җәмилә апаның 156 мактау грамотасы гына бар, җиң сызганып башкарган хезмәтенең күркәм бүләкләре. Абыйсы алып биргән Беларусь гармуныннан соң инде ул ике гармун алыштырды, бармаклары уйнаганда, күңелен милли моң ураганда нигә дип әле уйнамаска, бер яшьлектә, бер картлыкта дип һаман да җырлар суза Җәмилә апа. Үзе әйтмешли, чыннан да, моң яшәтә кешене, кайчакларда яшәртә дә әле!..
– Укытучы әниемнең гармунчы да булуы минем мөгаллимлек һөнәремне алып баруда да зур таяныч, – ди кызы Зөбәрҗәт. –Әле менә мәктәбебез сыйныфташлар очрашуы уздырды, анда да әниемә «Салют сиңа, Муса Җәлил» җырын башкарырга тәкъдим иттек. Бу җырга салынган гармун моңы Салавыч урта мәктәбен тәмамлаучыларның күңел түрендә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев