Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Кулларында тормыш дилбегәсе, кулларында бала язмышы»

7 март көнне Түбән Кенә авыл клубына олысы-кечесе, яше-карты гына түгел, төрле елларда укып чыккан кызлар-егетләр дә агылды.

Язның беренче бәйрәме халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, бу кичтә ветеран укытучыларны олылау кичәсе булып узды. Клуб мөдире Кадрия Галимуллина «Кулларында тормыш дилбегәсе, кулларында бала язмышы» дигән бик матур кичә уздырды. Аның төп кунаклары - Розалия апа Ибраһимова, Сания апа Закирова, Мәрфуга апа Морзаева, Флера апа Нургалиева, Гөлниса апа Гарифуллина һәм Раилә апа Әхмәтовалар иде. Мондый кичәнең Түбән Кенә клубында тәүге үткәрелүе иде. Анда республиканың төрле район-шәһәр, авылларында яшәүче элеккеге укучылар кайту искитмәле сюрприз булды укытучылары өчен. Шулай ук кичәнең кунакларына район башкарма комитеты җитәкчесе Илһам Гайнетдинов, авыл советы җитәкчесе Шамил Низамиев, мәктәп директоры Рамил Низамиев һәм элекке директор Нурзада Галимов та изге теләкләрен җиткерделәр.

«Безне барлык авыл халкы каршында хөрмәтләп сәхнәгә чакырганнан соң, безнең инде 30-40 ел элек укыткан укучыларыбызның сәхнәгә менеп, безгә әйткән җылы сүзләре, төрле кызык хатирәләрне яңартулары, янәдән яшьлегебезгә кайтаргандай булды. Алар янына балаларыбызның, оныкларыбызның да котлавы нур өстенә нур иде. Сәхнәдә чәчәкләргә күпмелеп утырганда, үземнең дөньяда иң бәхетле кеше икәнемне аңладым. Шундый олы җанлы укучылар, балалар, оныклар тәрбияли алуыбыз өчен чиксез горурланып утырдым. Бер карасаң, укытучының хезмәте алай ук бәяләнми бит безнең илдә. Ә шулай да бу көнне мин бик шат идем, укучыларыңның ихтирамын, мәхәббәтен тою зур бәхет бит ул укытучы өчен. Безгә әзерләгән бүләкләренә, багышлап җырлаган җырларына, шигырьләренә сокланып утырдым. Бу кичәне оештырган Кадриягә чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Ул да минем укучым бит. Ул көнге хис-кичерешләрне аңлатып бетереп булмый, аның өчен үзең укытучы булырга кирәк», дип бәйрәмнән алган хис-кичерешләре белән бүлеште ничәмә-ничә балага татар теле һәм әдәбияты фәненә мәхәббәт уяткан Раилә Әхмәтова.

- Өч сәгать буе барган кичәбез һәркемнең күңелендә тирән хисләр уятты. Рәхмәт барлык катнашучы үзешчәннәргә һәм безне хөрмәт итеп килгән тамашачыларыбызга, дип изге теләкләрен юллады клуб мөдире Кадрия Галимуллина.

Ә минем үз чиратымда Кадриянең үзенә шушындый искиткеч матур бәйрәм үткәргәне өчен зур рәхмәт ирештерәсе килә. Өлкәннәр күңелендә матур хатирәләр буларак калачак мондый кичәләр дәвамлы булса иде.


Фото: Кадрия Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 8 март ветеран укытучылар