Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кунакларыбыз ярдәме белән мәхәббәт тарихлары матур тәмамланды.

Рөстәм Нәбиевның "Бөртекләп җыйган гомер" китабына нигезләнеп сөйгән яры Индира б.н.үткән мәхәббәт тарихын тасвирлап буктрейлер күрсәтелде.

Балтач үзәк китапханәсендә Гашыйклар көне уңаеннан, районыбызның оешма-учрежденияләрендә хезмәт куючы яшьләребез белән "Китапка гашыйклар көне" үткәрде. Иң матур теләкләр йөрәкләрдә мәңге урын алды. Кунакларыбыз ярдәме белән легендар классик әсәрләребез "Галиябану"-"Ромео һәм Джульетта" ның мәхәббәт тарихлары матур тәмамланды. Чара "Хыял" яшьләр үзәге әзерләгән күңелле уеннар б.н.үрелеп барды. Биредә ир-егетләребез төймә тага-тага гүзәл затларга шигырь укыды һәм бәйрәм кичәсе Рөстәм Нәбиевның "Бөртекләп җыйган гомер" китабына нигезләнеп сөйгән яры Индира б.н.үткән мәхәббәт тарихын тасвирлап буктрейлер күрсәтелде. Районыбызда актив, акыллы, төпле фикер йөртеп, күңелләрендә гашыйк уты йөртә белгән яшь буын булуы зур горурлык һәм олы сөенеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар

    Алина Ибрагимова

    0

    0

    Молодец Айгиз!