Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Куныр авылы китапханәсендә бер-бер артлы кызыклы чаралар оештырылды

4 май көнне Куныр авыл китапханәсе "Без сугыш турында укыйбыз" ("Мы читаем о войне") дигән акциядә катнашты.

Китапханәче Гөлназ Шакирҗанова 8 сыйныф укучыларына акциянең ничек килеп чыгу тарихын сөйләде. Акция барышында Ә.Еникинең "Кем җырлады?", "Бер генә сәгатькә", "Бала" әсәрләре укылды.
5 май көнендә исә 3 сыйныф укучылары белән "Музейлар-хәтерләр мәгарәсе" дигән әңгәмә булды. Китапханәдә урнашкан музейга нигезләнеп әби-бабаларыбызның үткән тормыш юлларын искә төшердек.
13 май көнне дә китапханә балалар кабул итте. "Мәдәни көндәлек" проекты буенча 1-2 сыйныф укучылары белән "Китап белем чишмәсе" дигән кычкырып уку уздырылды. Балалар Ә. Фәйзинең "Аучы Мәргән һәм болан кызы" исемле әкиятеннән өзек укыды. Фикер алышулар булды, дип хәбәр итәләр Куныр авылыннан.
Чыганак: baltasi.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250