Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Куныр егете – Урал йолдызы

Куныр егете Илнур Хәмидуллин мәктәптә укыганда ук бик оста итеп гармунда уйный иде.

Киләчәк тормышын шул юнәлештә дәвам итәргә теләп, Казан мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керде. Соңгы курста укыганда күрше факультетта укучы Урал кызы Зөлфия белән гаилә кора. 2005 елда Хәмидуллиннар гаиләсе Зөлфиянең туган ягына күченеп китә. Шул еллардан бирле Хәмидуллиннар гаиләсе Урал якларында яшәүче ватандашларыбызга армый-талмый хезмәт итә. Зөлфия «Йолдыз» җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе, ә Илнур курайчылар ансамблен җитәкли. Гомумән, биредәге бер генә чара да Хәмидуллиннар гаиләсеннән башка узмый. Илнур баянчы да, оста итеп җырлый да, шәп биюче дә. Зөлфия дә моңлы тавышы белән күпләрне сокландыра, дуэт буларак та чыгыш ясый якташларыбыз. Балалары Зәринә, Данир, Азалия дә сәхнә тормышы белән кайнап үсә.
– Рус мохитендә яшәгәнгә күрә күп татар гаиләләрендә халкыбызның гореф-гадәтләре югалып бара. Шуларны торгызу, саклап калу юнәлешендә дә күләмле генә эшләр башкарабыз, – ди Зөлфия.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: якташларыбыз ватандашларыбыз