Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кунырда «Балтач утлары» балкыды бик

Концерт-тамаша күңелләребездә озак сакланыр әле

3 ноябрь көнне Куныр мәдәният йортында Балтач район мәдәният үзәгенең "Балтач утлары" концерт-тамашасын карадык. Искиткеч ял кичәсе булды. Яшьлеккә кайтып, җырчы-биючеләребезгә сокланып карап утырдык. Бер сулышта үткән бу кичә күңелләребездә озак сакланыр. Шундый талантлы райондашларыбыз булу зур горурлык. Башка авылларга да бу концерт-тамаша килми калмас. Бармый калмагыз диясе килә. Илләребезгә тынычлык урнашып, якыннарыбыз яннарыбызда булса иде. Концерт-тамашаны куючыларга сәламәтлек, уңышлар телибез, иҗат чишмәгез саекмасын, йөзегездә елмаю бетмәсен, изгелек тулы йөрәкләрегез нык типсен. Шушы концерт-тамашаны мобилизацияләнгән райондашларыбызга ярдәм йөзеннән сатып алган "Якты Юл җәмгыяте директоры Зиннур Нурлыҗан улы Әсхәдуллинга да зур рәхмәт! Районыбыз халкының бердәмлеге иң зур мактауга лаек.

Гөлназ Шакирҗанова,

Куныр авылы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев