Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кунырлылар алты кызга бер кияү эзләгәннәр (+фото)

Куныр мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" спектакле сәхнәләштерелде

9 февраль көнне Куныр мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның "Алты кызга бер кияү" спектакле сәхнәләштерелде. Әлеге тамашаны карарга мәдәният йортына кунырлылар гына түгел, хәтта күрше авыллар да җыелган иде. Үз рольләрен бик оста башкаручы – Ленар Хамматов, Миләүшә Гыйләҗева, Илсөяр Закирова, Гүзәл Мөбәракшина, Зөһрә Сагтдинова, Гөлназ Шакирҗанова, Лилия Габдрахмановаларның чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Районыбызның ерак авылларында да кала сәхнәләренә чыгарырдай артисталар яшеренеп ятканын менә шундый чаралар тагын бер кат дәлилли шул. Кунырлыларның әлеге спектакле соңгысы булмыйча, киләчәктә дә иҗат җимешләре сәхнәләштерелеп, тамашачы мәхәббәтен яулап торса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль