Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

“КУШАМАТЛАРГА БАЙ МИН"

Юмор остасы, баянчы Фәрит ГАЛИЕВны “Рәвешләр” төркеменнән яхшы беләбез.

Берничә ел эшләгәч, состав таркалды. Әмма егетләр сәхнәдән китмәде. Фәрит, элеккечә, Әбри Хәбри белән эшли. Бергә комик рольләр тудыралар.

— Юмор кайчак юк урыннан килеп чыга. Вакытында тотып алып, язып куярга гына кирәк, — ди Фәрит.

— Фәрит, “Баянда попурри”га клип төшергәнсең икән. Кайчан, ничек эшләнде?
— Нормада яшәгәндә, авыл саналса да, фатирда тордык. Әни, ниһаять, ике ел элек өй алды. Чөнки оныклар да артты, фатирга сыймый башладылар. Җәен гастрольләрдән, туй-юбилейлардан бераз бушаган арада өйгә ремонт ясаштым, булыштым. Быел мунчага чират җитте. Шул төзелеш эшләре белән мәшгуль булганда, әй, бер клип төшерим әле, дим. Мунча сала-сала сценариен башта “яздым” да, кич белән Балтач егетләре янына барып, барысын да аңлаттым. Нормада һәм күрше Кили авылында клип төшердек. Уйламаганда килеп чыкты ул...

— Концерт номерларын ничек уйлап табасыз?
— Кайчан ничек китереп “суга”, шулай табыла. Менә машинада барганда да туарга мөмкин ул. Элегрәк, 22-23 яшьлек чагымда, “Пацаннар”ның 1-2 нче өлешләре, “Марҗалар” төнлә языла иде. Ә хәзер, әллә олыгаю инде (көлә), җәен иртәнге якта бакчада яхшы иҗат ителә...

— Сәхнәдә кушаматны сиңа еш тагалар.
— Кушаматларга бай мин. Аларны Әбри генә куша инде. “Шырпы таягы”, “Чехонь”, “Шүрәле”, “Колга” ди. Боларны, көлдерер өчен, сәхнәдә әйтә.

— Ачуың килмиме соң?
— Юк, үпкәләмим. Без бит юмор хисле кешеләр. Кызык кына булсын! Үзем дә көләм әле. Балачактан бергә уйнап үскән дуслар “Фурка” дип эндәшә. Аны V-VI сыйныфларда куштылар. Шуннан бирле ияреп бара...

— Ничә бала үстерәсез?
— Кызыбыз Фәридәгә — 5, улыбыз Марсельга 3 яшь. Кызымны музыка мәктәбенә бирдек. Рәсемне бик матур ясый, җырлый, бии. Әбри Хәбри җырларын кабатлап йөри. Улыма әлегә машина булса, шул җитә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев