Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кышкы халәт

Ә кичә елаган декабрь, Каядыр китте дә югалды. Никтер кыш, синең күк, бик озак Яныма килергә соңарды. Соңардың... Көтмәде күңелем Буранлы һәм карлы кышларны... Ул һаман самими баладай Кемнеңдер яшенә ышанды... Мин хәзер үзгәрдем, мин тыңлыйм Шыгырдык карларның тавышын... Күңелдә кышларга ышаныч һәм сөю... Оныттым упкәсен, сагышын... Зәмһәрир суыклы кышларым,...

Ә кичә елаган декабрь,
Каядыр китте дә югалды.
Никтер кыш, синең күк, бик озак
Яныма килергә соңарды.

Соңардың... Көтмәде күңелем
Буранлы һәм карлы кышларны...
Ул һаман самими баладай
Кемнеңдер яшенә ышанды...

Мин хәзер үзгәрдем, мин тыңлыйм
Шыгырдык карларның тавышын...
Күңелдә кышларга ышаныч һәм сөю...
Оныттым упкәсен, сагышын...

Зәмһәрир суыклы кышларым,
Нигәдер җаныма якынрак.
Кар булып битемнән үбә ул.
Сөя ул. Ә син... син ерак.

Сине мин мәңгегә калдырдым
Шул елак декабрь кулына...
Соңарган сөюгә ышанмыйм....
Чыкма син беркайчан юлыма.

Зөһрә Рамазанова,
Көшкәтбаш-Йошкар-Ола.
Фото: pazitiff.info


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250