Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кышлар тау шуу бәйрәмнәре дә алып килә

Районыбызда Яңа ел каникуллары Тау шуу бәйрәмнәренә дә бай булды. Күпчелек авылларда аны игелекле иганәчеләр оештырды.

Узган ялларда Алан авылы да саф һавада гөрләтеп Тау шуу бәйрәме уздырды.

- Авылда инде берничә ел рәттән уздырылып, күркәм традициягә әверелгән Тау шуу бәйрәме узды, - дип язалар аланлыллар инстадагы Алан авылы битендә. - Озакка сузылган кышкы ялларны файдалы, күңелле итеп уздыру, туганнар һәм якыннар белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек булды бу. Тау шуа тордылар, ул арада самавыр кайнап, пылау һәм коймаклар пеште. Рәхәтләнеп күңел ачтык, аралаштык, сыйландык. Чараны оештыручыларга, аерым алганда Хәлим Кәримов, Рафил Шәймөхәммәтов, Азат Вафиннарга һәм бәйрәмне уздыруда көче кергән һәрбер авылдашыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез”. Һәрбарчасы мактый-мактый ашаган коймак камырын Фәридә Нигъмәтуллина әзерләгән.

Афәрин аланлыларга!

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Кышлар тау шуу бәйрәмнәре дә алып килә

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тау шуу