Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кызарма миләш, көзләр җитмәсен...

Кызарма миләш, көзләр җитмәсен... Мәхәббәт безне ташлап китмәсен

Көзен миләшләр кызарып пешкәч,
Сусыл җимеше баллана төшкәч
Кулларны кулга тотынып бергә,
Атларбыз дидең тормыш үренә

 

Кызарма миләш, көзләр җитмәсен...
Мәхәббәт безне ташлап китмәсен

 

Ел саен кызыл кәләш күлмәген
Сары көзләрдә кия миләшләр
Көзге келәмнән янәшә атлый,
Бәхет җитәкләп көләч кәләшләр

 

Кызарма миләш, йөрәк яндырып...
Китте хушлашмый ятка калдырып

 

Кызарма миләш, бераз сабыр ит
Бәлки уйланыр, ялгыш була бит...
Сөю хакына кичерер йөрәк
Кызарма миләш, бары бер теләк

 

Кызарма миләш, сөю үлмәсен...
Бәхетле парлар тәмең белмәсен

 

Лилия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигъри тәлгәш