Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Көз көз инде...

Уйлар, моңнар... Туңган куллар... Таш асфальтта ялтыраган Салкын сулар...

Шул суларда коенышкан
Яфрак кызларын
Көзге кояш кызганды да
Сузды кулларын...
Чагылдырып күзгә төште
Нурлары кинәт.
Баш күтәреп рәхмәт әйттем,
Җылы көз теләп...
Бер сарының йөз төсмерен
Сайлаган фасыл...
Күп тә үтмәс, кыш артына,
Ул кереп качар...
Качса качар! Тик тансыкның
тәме беленә...
Көзге нурлар ямь өстәде
Суык көнемә...
Ә кичләрен иңнәремә
салып шәлемне,
Уйланырмын үзем генә
Эчеп чәемне...
Сагыш,дисәм, сагыш түгел...
Сер тулы күңел...
Көзге кәеф сарылды да,
Үз итте бүген...
Фото: http://rpp.nashaucheba.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250