Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күзләреңнең нурын кая куйдың?..

Күзләреңнең нурын кая куйдың, Нигә сизмим аның җылысын...

САУМЫ, ТУГАН...

Туганлык җепләрен өзми
Яшик әле, дим, туган!
Бу катлаулы дөньяга без
Терәк булырга туган.

Суытмыйк, дим, араларны,
Йөздә елмаю булсын.
Елмайганда күңелләргә
Бәхет һәм шатлык тулсын.

Саумы, туган, саумы, - диеп, -
Күрешик, бирешеп кул.
Һәр туганны хөрмәт итәм
Баймы ул, фәкыйрьме ул...
 

КҮЗЛӘРЕҢНЕҢ НУРЫ КАЙДА?

Күзләреңнең нурын кая куйдың,
Нигә сизмим аның җылысын,
Йөрәгеңдә миңа саклап йөрткән
Мәхәббәтнең иң-иң олысын?

Син әйтәсең:«Ялгышканмын» - диеп,
Ялгышканмын сине яратып!
Ник алайса үргән толымымны
Тартып үттең, нигә таратып?

Күзләреңнең нуры кемдә хәзер,
Кемгә бирдең аның яктысын,
Шашып-шашып үбәселәр килгән,
Иреннәрнең балдан татлысын?

«Ялгыштым», - дип, гафу сорама син,
Искә алма үтеп киткәнне.
Син белмисең... Бары күзләр белә
Офыклардан сине көткәнне.

 

Эльвина Шакирова

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигъри тәлгәш Шигырьләр