Ләйсән Гыймаевадан шәп хәбәр
Бу турыда Ләйсән социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.
Җырчы Ләйсән Гыймаеваның чираттагы яңа җыры дөнья күргән – «Хыялым син».
Бу турыда Ләйсән социаль челтәрләрдә хәбәр иткән. «Ә бүген минем яңа җырым чыкты! Ильмирадан (автор-башкаручы Ильмира Нәгыймова. – авт.) 2 еллап элек алынган җыр иде бу. Ниһаять, музыкаль мәйданнарда», – дигән җырчы.
Җырның сүзләрен Гөлүсә Шаһбан иҗат иткән, көен – Ильмира Нәгыймова.
«Матур җыр», «Афәрин» кебек комментарийлар язганнар Ләйсәнгә виртуаль дуслары.
Җырны сезнең игътибарыгызга да тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев