Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ландыш Нигъмәтҗанова кияүгә чыга?

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың "Инстаграм"дагы постын күрүгә, күпләрдә төрле фикерләр уянгандыр. Туй күлмәге киеп, атка атланып төшкән җырчы.

Дөресрәге, кияүгә чыккандагы күлмәген киеп караган. Әле дә ярый, ачыклык кертеп язып куйган.

«Бүген үземнең туй күлмәгемне таптым! Туй күлмәге бер көнлек түгел, түй күлмәге - гомерлек. Таптым да, киеп тә куйдым, «тәк что, матурым..... Мин риза! Фото өчен Әнвәр улыма рәхмәт... Ат өчен күршеләргә рәхмәт! Ә сезнең туй күлмәкләре әле бармы? Булса, тиз генә чыгарыйк та, киеп карыйк... Матур, истәлекле көннәрне искә алып!»

Фәрит Таишевка кияүгә чыкканына 12 ел узган. Шулай да, өч бала әнисе булуына карамастан, күлмәк аңа килешеп кенә тора. Язылучылары да җырчыга сокланып, матур теләкләрен юллаган:

«Сез бик матур, хәтта бала тапмаган хатын-кызлар кебек зифасыз. Тик әни булуыгыз күзегездән күренә, күзләрегез бәхеттән ихлас балкый».

«Бик кияр идем дә размерлары туры килми. Ландыш, молодец, размерларын саклаган».

«3 бала тапканнан сон да, туй күлмәгенә сыйгач, шәп инде ул Ландыш», дип яза “Сәхнә” журналы.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ландыш Нигъмәтҗанова