Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лариса Михайлова Кукмарада Балтачыбыз данын яклаган

26 июль көнне никахларны рәсми теркәүчеләр арасынды иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау буенча зонаара конкурс булып узды.

Республикабызның 8 районыннан үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтергә килгән конкурсантлар арасында безнең районыбыздан Кече Лыза авыл җирлеге башлыгы урынбасары Лариса Михайловна Михайлова да катнашты һәм никахларны теркәү тантаналы өлешен удмурт телендә алып барып, уңышлы чыгыш ясады.Райондашыбыз үзенең чыгышында удмурт халкының гореф-гадәтләрен, төрле буын бәйләнешләрен, удмурт милләтенең гармун һәм скрипка көйләре астында башкарылган туй җырларын, милли киемнәрен күрсәтеп, жюри әгъзаларының һәм катнашучыларның күңелен яулады. Кукмара районының Починок-Кучук авылында узган конкурста удмурт халкының милли гореф-гадәтләрен югатмыйча, традицияләренә хөрмәт белән караганы өчен Лариса Михайлона диплом белән бүләкләнде. Шулай ук «Сылу кызлар» группасы һәм «Кна Вел» мари ансамбле чыгышлары да бәйрәмнең курке булып торды, дип хәбәр итә район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250