Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Җәлил укулары»нда кемнәр җиңде? (+видео)

Күптән түгел район үзәк китапханәсендә «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең район этабы узды. Укучылар төрле номинацияләр буенча чыгыш ясадылар. Муса Җәлил шигырьләрен татар һәм рус телләрендә, хәтта инглизчә дә ишетә алдык.

“Муса Җәлил татар телендә” номинациясендә 9-13 яшьлекләр арасында Балтач мәктәбеннән Наил Гәрәев белән Балтач гимназиясеннән Азат Герасимов беренчелекне яулады. Шушы ук уку йортыннан Диләрә Муллагалиева – икенче, Карадуган гимназиясеннән Айзилә Хөсәенова өченче призлы урын яулады.

“Муса Җәлил рус телендә” номинациясендә 14-17яшьлекләр арасында Балтач гимназиясе укучысы Данил Садыйковка тиңнәр булмады. Балтач мәктәбеннән Зөбәрҗәт Абдуллинаның чыгышы исә икенче урынга лаек дип табылды.

Конкурска шулай ук сынлы сәнгать номинациясе буенча да эшләр кабул ителде. 8 яшькә каәрге балалар арасында Балтач гимназиясе укучысы Язгөл Хәбибуллина белән Кече Лызи мәктәбеннән Артем Данилов беренчелекне яулады. 14-17яшьлекләр арасында район сәнгать мәктәбе укучылары призлы урыннар яулады. Ания Гатиятуллина – беренче, Ләйлә Фәезова – икенче, Айсинә Садыйкҗанова өченче булды.

Әлеге укучылар халыкара конкурста район данын Казанда яклаячак.

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Балтачта "Җәлил укулары" узды

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Җәлил укулары