Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лилия Гарифуллинадан такмаклар

Бүген тавыклар көне билгеләп үтелә икән. Менә, җәмәгать, нинди генә бәйрәмнәр юк... Әмма тавыкларның әтәчтән башка бәхете була алмый, шулай булгач, бу бәйрәм икесенеке дә!!! Әйдәгез әлеге рәсемгә такмак лар язышып алыйк әле??????

Рәсем астына иң беренчеләрдән булып Лилия Гарифуллина язып куйды. Аның такмакларын Сезнең хозурга тәкъдим итәбез.

Әнә килә автомобиль,
Чыкмагыз юл кырына!
Әллә нинди чирләр чыккан,
Адәм башы кырыла

Әнә килә автомобиль,
Ашыга әллә кая!?
Безгә дә карантин икән!
Ишеттем әле бая.

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр вакцина...
Быел нинди афәт килде
Адәм, кош- корт башына

Әнә килә автомобиль,
Чыкмасын тавышыгыз
Сак чүпләгез, ковид йоккан,
Булмасын табышыгыз.

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр "Хезмәт"не
Бу гәҗит бик шатландырды,
Күпме хөрмәт күрсәтте!

Әнә килә автомобиль,
Төягән буш савытлар...
Матбугатка язылмый тик-
Безнең кебек тавыклар...

Әнә килә автомобиль,
Тукта, утырып китәм!
Әрәм калмасын такмаклар,
Вакыйф абыйга илтәм

Әнә китте автомобиль
Әтәч утырган алга!
Шәйләмәде, руль артында
Төлке икән ләбаса
.................................
Әтәч язган бу такмаклар,
Килеп җитмәсә сезгә...
Ә - мэйлга хат юллагыз...
Таксист булган төлкегә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: такмаклар