Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лилия Хәйруллина аптырашта: “Барс Медиа” оештырган кастингта ниләр булган?

“Бернинди дә яңалык күрмәдем. Яшьләрдә татар эстрадасын үстерүгә омтылыш юк”, диде Лилия Хәйруллина “Барс Медиа” ширкәте оештырган “Сайра” яшь башкаручылар кастингын караганнан соң.

Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган конкурска аяк киемсез килгән катнашучыларны күреп җырчы аптырашта калган. Бу хакта ул Татар Тудейга сөйләгән.

– “Сайра” кастингында кулларына телефон тотып, шуңа да карамастан сүзләрен укый алмыйча азапланып, ялгышып җырлаучыларның нәрсәгә өметләнеп килүләрен аңламадым. Кайбер катнашучылар тышкы аяк киемнәрен дә алмаштырмаганнар иде хәтта, коточкыч! Гафу итегез, урамда йөргән аяк киеме белән сәхнәгә чыгу бернинди этикет нормаларына да туры килми. Кастингка килгән кешенең җырына туры килә торган сәхнә киеме дә булырга тиеш, минемчә.

– Бу кастингта син дә катнаштыңмы? – Мин 2007 елда (фотода) катнашкан идем, төшеп калдым. Казанда узучы җыр бәйгеләренә еш йөрим. Әлеге кастингка һәр ел саен килергә тырышам. Яшьләрнең нинди җырлар тыңлавы, хәзерге эстрадага мөнәсәбәтләре белән кызыксынам. – Өметле яшьләр бармы, башка еллар белән чагыштырып нәрсә дип әйтә аласың? – Беренчедән, быел катнашучылар күп түгел иде, елдан ел азая баралар. Яшьләр татар музыкасы белән аз кызыксына дигән фикер калды. Ел саен бер үк җырлар яңгырый, шул ук хаталар ясала. Классик әсәрләр башкаручылар да булды. Ләкин бернинди дә яңалык күрмәдем. Яшьләрдә татар эстрадасын үстерүгә омтылыш юк, дигән нәтиҗә ясадым. – Синеңчә яшь башкаручыларның хаталарын кем төзәтергә тиеш? – Иң беренче ул хаталарны аларга күрсәтергә кирәк әле. Сәнгать мәктәпләре, музыка училищелары һәм мәдәният институтларында белем бирүче укытучылар этикет нормаларына аеруча басым ясарга тиешләр дип саныйм. Сәхнәгә беренче адымнарын ясап килүче яшь җырчыларга үзләренең хаталарын күрсәтү бик мөһим әйбер. Мондый кимчелекләрне вакытында төзәтмәсәң, ул сәхнәгә менә.

Тулырак -> Лилия Хәйруллина аптырашта: “Барс Медиа” оештырган кастингта ниләр булган? | Tatar Today - татар яңалыклары.

– Бу кастингта син дә катнаштыңмы? – Мин 2007 елда (фотода) катнашкан идем, төшеп калдым. Казанда узучы җыр бәйгеләренә еш йөрим. Әлеге кастингка һәр ел саен килергә тырышам. Яшьләрнең нинди җырлар тыңлавы, хәзерге эстрадага мөнәсәбәтләре белән кызыксынам.

– Өметле яшьләр бармы, башка еллар белән чагыштырып нәрсә дип әйтә аласың? – Беренчедән, быел катнашучылар күп түгел иде, елдан ел азая баралар. Яшьләр татар музыкасы белән аз кызыксына дигән фикер калды. Ел саен бер үк җырлар яңгырый, шул ук хаталар ясала. Классик әсәрләр башкаручылар да булды. Ләкин бернинди дә яңалык күрмәдем. Яшьләрдә татар эстрадасын үстерүгә омтылыш юк, дигән нәтиҗә ясадым. – Синеңчә яшь башкаручыларның хаталарын кем төзәтергә тиеш? – Иң беренче ул хаталарны аларга күрсәтергә кирәк әле. Сәнгать мәктәпләре, музыка училищелары һәм мәдәният институтларында белем бирүче укытучылар этикет нормаларына аеруча басым ясарга тиешләр дип саныйм. Сәхнәгә беренче адымнарын ясап килүче яшь җырчыларга үзләренең хаталарын күрсәтү бик мөһим әйбер. Мондый кимчелекләрне вакытында төзәтмәсәң, ул сәхнәгә менә.

 

Тулырак: Tatar Today

Фото: tatar-today.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эстрада