Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лилия Хәйруллинаның өченче сабые туган

Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина өченчегә әни булган.

Сөенче белән аның әнисе Гөлдания ханым Хәйруллина уртаклаша. "Матбугат.ру" ачыклаганча, Лилия ике улына иптәшкә тагын бер баһадир алып кайткан. Шулай итеп ул хәзер 3 малай әнисе булды.

"Кызым Лилия өченче тапкыр безне бәхетле итте. Аллага шөкер! Минем халәтемне, бу хисләрне кичергән кешеләр аңлыйдыр. Үзен якларга абый алып кайтмаган өчен Лилия мине гел ачулана иде. Менә мин өчне алып кайтам дигән иде. Тукта берсен алып кайт әле, аннан сөйләшербез дигән идем. Тәки сүзендә торды бит. Молодец, кызым! Котлыйм! Яратам барыгызны да!" - дип уртаклаша өченчегә әби булган Гөлдания Хәйруллина.

Лилия үзе инстаграмында «Мин бүген сәгать 04:47 әни булдым. Марафет ясап, бизәнеп өлгермәдем. Безнең белән барысы да яхшы. Ятам, күз яшьләре. Калганын соңрак язармын», - дип пост элгән.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәби туган татар эстрадасы Лилия Хәйруллина