Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Лилия Нәкыйпова: Мин шигырләремне үзем өчен язам, алар бик гадиләр

Лилия Мөнир кызы Нәкыйпова (кыз фамилиясе - Зәйнуллина) Сасна авылында дөньяга аваз салган. Беренче шигырьләрен җиденче-сигезенче сыйныфларда укыганда яза башлый.

Тәүге шигырьләре район газетасы "Хезмәт"тә һәм балалар газетасы "Яшь ленинчы» да басыла. Арча педагогия училищесында укыганда Роза Хәсәновна җитәкләгән "Тамчылар" әдәби берләшмәсенә йөри. Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетын тәмамлый. Әдәбиятчылар - Азат Әхмадуллин, Тәлгать Галиуллин, Хатыйп Миңнегуловлардан дәресләр алуы белән үзен бәхетле саный.
17 ел Көшкәтбаш мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Бүгенге көндә Түнтәр урта мәктәбе укытучысы. Укучыларында әдәбиятка, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләргә омтыла. Әдәбиятны яраткан укучылары булуына сөенә. Лилия Нәкыйпованың күптән түгел генә ике укучысы - Зөһрә Рамазанова һәм Лилия Гарифуллиналарның китаплары дөнья күргән. Укучыларын үзенең горурлыгы дип саный.

Чаңгычы егет

Бер егет шуа чаңгыда
Оча гына, җилдерә.
Калышмыймчы мин дә диеп,
Артыннан җил йөгерә.

Чаба егет, артларыннан
Чаңгы эзе сызыла.
Сокланыпмы, кызыгыпмы,
Җил дә көйли, сызгыра.
Куллар җитез, кошлар сыман
Әйтерсең бара очып.
Күз карашы ак киңлекне
Тулаем алган кочып.
Чаңгысының таягыннан
Карлар кала уйнаклап.
Оча егет, әйтерсең лә,
Иярләгән акбүз ат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250