Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әллә нәрсә булды

Чәчкә тотып тукталышта торам. Ап-ак карлар куна гөлләргә. Әле яңгыр, әле кары ява, Әллә нәрсә булды көннәргә.

Көзге көндәй күңелдә дә хисләр
Ничә тапкыр көнгә үзгәрә.
Я очынып бер биисе килә,
Я яшь тула кинәт күзләргә.

Сәбәпчесе көзме, әллә үзем,
Аңлый алмыйм әле күңелне.
Төп сәбәбе "сөям" дигән сүзләр,
Карлар кунган гөлләр түгелме?

Чәчкә тотып тукталышта торам,
Ап-ак карлар күктән коела.
Сөюләрдән исәрләнгән җаным
Бәхет нурларында коена.

Фото: http://gippokratlechit.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250