Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Луизага нибары 40 яшь булган

"Риваять" төркеме җитәкчесе Руслан Габитовның хатыны үлгән. Өч бала ятим калган

Кичә төнлә Руслан Габитовның хатыны Луиза вафат булган. Аның йоклаган вакытта йөрәге тибүдән туктаган. Луизага нибары 40 яшь булган. Ул да, Руслан кебек, музыкант.

Руслан белән Луиза өч бала тәрбияләгән. Өч бала да – Ралинә, Аяз, Ризван мәктәп яшендә. Луизаны җирләргә дип чыгып барышыбыз, үлеменең төгәл сәбәбен әлегә белмибез, дип сөйләделәр безгә “Тәртип” радиосыннан.

Русланга һәм балаларына аңлатып бетергесез бу кайгыны кичерүдә сабырлык, түземлек телибез. “Бүген балаларны яклау көне дә бит әле... Әйдәгез, Русланның гаиләсенә, @gabitov_ruslan_ балаларына матди яктан ярдәм итик. Кайсыбыз күпме булдыра ала шулай.

Һәркайсыбызга үз балаларыбызны үзебез үстерергә, хәсрәтләрсез, югалтуларсыз гомер кичерергә язсын! Русланның Сбербанк картасы +79172945835 номерына беркетелгән. Карта Русланның кызы Ралинә Габитова исеменә ачылган”, дип хәбәр ителә "Тәртип" радиосының инстаграмдагы аккаунтында.

Тулырак: Шәһри Казан

Фото: instagram

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгы-хәсрәт