Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышы узды (фото)

Утырыш эшендә «Бердәм белем бирү мәйданы: сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр» темасына багышланган.

Бүген Балтач мәдәният үзәгендә Балтач районы мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышы узды.

Утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү һәм укучыларның йомгаклау аттестациясе бүлеге җитәкчесе Лилия Илгиз кызы Сәүбәнова, Балтач районы Советы, район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм бүлек җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, район эчке эшләр бүлеге, прокуратура җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы, район оешмалары җитәкчеләре, мәгариф идарәсе белгечләре, белем бирү йортлары җитәкчеләре, ветераннар, мәктәпкәчә тәрбия, урта, башлангыч, өстәмә белем бирү педагоглары катнаштылар.

Утырыш эшендә «Бердәм белем бирү мәйданы: сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен мөмкинлекләр» темасына багышланган төп доклад белән Балтач районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Камил улы Мөхәрләмов чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Август киңәшмәсе