Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Марат Бәшәров “Мулла” фильмын караган кешеләрнең мәчетләргә киләсенә ышана

“Мулла” тулы метражлы фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсында катнаша.

(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Марат Бәшәров Татарстанда төшерелгән “Мулла” фильмының җәмгыятьтә исламга карата уңай караш тәрбияләүгә үз өлешен кертәсенә ышана. Бүген танылган киноактер Казан кинофестивале кысаларында тамашачы белән бергә “Мулла” фильмын тамаша кылды һәм фильм буенча үз фикерләрен җиткерде.

“Безнең әлеге фильмда күрсәтелгән кебек муллаларыбыз бик юк. Россиядә дә, Казанда да бик күп мәчетләр салынган. Әмма аларда, ни кызганыч, Рамил уйнаган кебек имамнар эшләми. Мин бу фильмнан соң кешеләр мәчетләргә килерләр һәм безнең динебезгә карата мөнәсәбәтләрен үзгәртерләр дип өметләнәм”, - диде ул.

“Мин Татарстанда эшләргә Аллаһы Тәгаләдән сорадым. Ул миңа шушы шансны бирде, - дип дәвам итте Марат Бәшәров. – Мин продюсерлардан кат-кат фильмның азагы турында сорадым. Алар сер саклап миңа әйтмәделәр. Ниһаять, мин фильмның азагын күрдем. Ул бик матур тәмамланган – малай азан укый. Мин финал гениаль уйланылган дип саныйм. Һәм мин бүген сезнең белән бергә аның шаһиты булдым”.

  • “Мулла” фильмы Татарстанның Әтнә районында төшерелде. Фильм Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча эшләнде. Идея авторы – Марат Әхмәтшин. Ул үзе үк икенче продюсер һәм композитор да. Баш продюсер – Миләүшә Айтуганова. Режиссерлар – Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров. Рамил Фазлыев үзе үк төп рольне – Әсфәндияр образын да башкарды.

Эчтәлек буенча Әсфәндиярны бер туганы авылга имам итеп барырга үгетли. Ул авылда мәчет салдырган, әмма халык йөрми. Әсфәндияр авыл кешеләренең бер өлеше белән каршылыкка очрый. Биредә ул үз мәхәббәтен дә таба. Фильмны төшерүчеләр Әсфәндиярны “үтермиләр”.

“Мулла” тулы метражлы фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсында катнаша.

  • Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале бара. Аның ачылу тантанасы 4 сентябрьдә булып, ул 10 сентябрьдә ябылачак.

 

Фото: Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мулла