Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Марат Фәйрушин хатыныннан аерылган: "Без Гөлназ белән бергә түгел хәзер, сәбәбе бар..."

Җырчы Марат Фәйрушин 30 яшен тутырып, 2016 елның 15 апрелендә җырчы кыз Гөлназ Шакирова белән никах укытты. 3 июньдә гөрләтеп туй иткәннәр иде, хәтерлисездер.

Шушы көннәрдә Маратның сәхнә артында ялгызы басып торганын күрдем. "Хатының кая?" - дип сораган идем, "Без Гөлназ белән аерылыштык", - диде...

- Ничек аерылыштыгыз инде, әле өйләнешкәнегезгә ике ел да юк бит?

- Кызганычка каршы, шулай булып чыкты. Без Гөлназ белән бергә түгел хәзер. Аерылышсак та, дошман булып калмадык. Чөнки безне бәйләп торучы кызыбыз бар. Аңа 1,8 яшь.

- Кем, кайда яши хәзер?

- Аерым торабыз. Кызым әнисе янында Казанда. Мин җәй буе Түбән Камада әти-әнием янында булдым. Алга таба Казанга күченеп килергә исәплим.

- Аерылышырлык җитди сәбәп булдымы?

- Сәбәбе бар, ләкин мин аларны әйтә алмыйм.

- Гаиләле кешеләр буразнасына кереп китә алмадың мәллә?

- Юк, анысы авыр булмады. Без матур яшәдек, ачуланышып тордык дип әйтә алмыйм.

- Балаң белән күрешеп торасыңмы?

- Әйе.

- Тагын өйләнергә уйлыйсыңмы соң?

- Өйләнергә инде, гомер буе бер үзем генә яши алмыйм бит. Тик әлегә тормыш корырдай кыз очратмадым...

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar

Автор: Юлия НАСЫЙБУЛЛИНА
Фото: vk.com/id20951350

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/marat-f-yrushin-khatynynnan-aerylgan-bez-g-lnaz-bel-n-berg-t-gel-kh-zer-s-b-be-bar-/

Автор: Юлия Насыйбуллина.
Фото: vk.com/id20951350

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш