Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

МАТӘМ КӨНЕ

Матәм көне бүген илдә тагын, Кара кайгы җанны каплады. Ялкын булып, мәңгелеккә ашты, Күп якыннар өйгә кайтмады. Ачы зәһәр төтен сулыш буды...

Матәм көне бүген илдә тагын,
Кара кайгы җанны каплады.
Ялкын булып, мәңгелеккә ашты,
Күп якыннар өйгә кайтмады.
Ачы зәһәр төтен сулыш буды...
Буш гудоклар телде йөрәкне.
Иңгән кайгыларга ышана алмый,
Чарасызлык өзде үзәкне.
Телефоннан әйткән соңгы сүзләр,
Яңгырап торыр озак колакта.
Бәгырь катты, яшьләр югалдылар,
Бер туйганчы булмый елап та!
Бикләп яндырдылар көпә- көндез,
Нәни куллар төйде ишекне.
Ачынып кычкырса да, ялварса да,
Ут- гарасат өскә ишелде.
Хатынь дибез..., анда бит фашистлар,
Монда үзеңнеке-үзеңне!
Әй, бер Раббым, иңдер сабырлыклар,
Булсын колың чыдам, түземле.
Кичерүләр сорап үтенсәк тә,
Гафу итмәссез сез, мин беләм.
Ни көтәсең комсыз түрәләрдән,
Тик алтынга табынган илдән?

 

 

Флера Габдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь