Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Матур бәйрәм, кирәкле бәйрәм (фото)

Нәсел җепләрен барлап, олыларны хөрмәт итеп, туган телеңне, тарихыңны, гореф-гадәтләреңне саклап яшәүдән дә өстен нәрсә юк. Үрнәк гаиләләр балаларын тәрбияләүдә нәкъ шуларга басым ясый да. Үзара аңлашу, бер-береңә ышану, юл куя белү сыйфатлары исә аларның гаилә учакларын тагын да ныклы итә. Гаилә ул - һәркемнең авыр чакта таяныр ноктасы, ышанычлы...

Мәктәбебездә гаилә бәйрәмнәре үткәрү матур бер традициягә әйләнеп бара. Узган елгы бәйрәм "Гаилә - ил тоткасы " исеме астында үтеп, 11 гаилә сәхнәгә чыкты, һәр гаилә үзләренең матур гореф-гадәтләрен, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Быелгы гаилә бәйрәме "Күркәм нәсел" исеме астында, Борнак мәдәният йортында үткәрелде. Максатыбыз: ихтирамга лаеклы нәселләрне барлау, аларның матур гаилә традицияләрен халыкка күрсәтү. Диләфрүз һәм Илнур Хәбибуллиннар, Рәмзия һәм Ришат Әсхадуллиннар гаиләләре сәхнә түренә барлык туганнарын җыйдылар. Ике нәсел дә сокланып туймаслык дәрәҗәдә уңган-булганлыкларын, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.

Илнурның әти-әнисе зур хөрмәткә лаек кешеләр. Миннехан абый белән Фәридә апа матур, тигез тормышларында өч балага гомер биреп, аларны туганчылыклы итеп тәрбияләделәр. Төп нигездә өч буын: әби-бабай, әти-әни, оныклар бергә килешеп яшиләр. Аларның тормышы үз балаларына, оныкларына гына түгел, авылдашларына да үрнәк. Балалары Илнур, Гөлнара, Газинур - тиң ярлары белән гаилә корып, әти-әниләрен хөрмәтләп, төп нигезне онытмыйча, кайгыны да, шатлыкны да бергә уртаклашып яши беләләр. Кияү-киленнәре дә үзләренә ошап килгән: чын хезмәт кешеләре. Бу гаилә турында сөйләгәндә аларның җыр-моңга искиткеч сәләтле икәнлекләрен әйтеп үтмичә булмый. Илнур, Газинур йөрәкләргә үтеп керерлек итеп җырлыйлар. Илнур гармунда уйный. Өч баланың да кызлары, уллары үзләренә ошаган: моңлы җырчы, оста биючеләр. Сәхнәләрдә бу гаилә үзе генә дә тулы бер концерт куеп чыга.

Өч баласы мәктәптә укучы Әсхадуллиннар үзләрен туганлык җепләрен иң нык саклаучы гаилә буларак таныттылар. 7 бертуганның (сигез туганның берсе мәрхүм) барысы да җыелды. Сәхнәдә иң өлкән әниләреннән башлап, 1 айлык оныкчыкка кадәр бар иде. Әниләре Майкамал апаның 80 яшьлек юбилее белән дә туры килүе бу бәйрәмне тагын да мәгънәле итте. Майкамал апа сокланырлык тормыш юлы кичергән ана. Алар ире Нәбиулла абый белән 8 бала тәрбияләп үстереп, олы тормышка аяк бастырганнар. Әле алай гына түгел, апаларының вафатыннан соң аның 5 малаен да үз канатлары астына алганнар. Бу балаларның барысын да тормышта үз урыннарын табарлык, олыны да, кечене хөрмәт итәрлек итеп тәрбияли алганнар. Ирен, бер малаен җирләгән сабыр, олы йөрәкле ана сәхнә түренә күтәрелгәндә күзләргә ирексездән яшь тулды. Барлык балалары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкчыклары - һәммәсе ак яулыклы, изге күңелле әбиләренә йөрәк түрләреннән чыккан рәхмәтләрен белдереп баш иделәр.

Бәйрәм кичәсенә районы мәгариф идарәсе методисты, райондагы "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы әгъзасы Резеда Гаязова да килгән иде. Ул катнашкан гаиләләргә тирән рәхмәтен белдерде, мондый кичәләрнең зур тәрбияви әһәмияткә ия булуын ассызыклап үтте.

Бәйрәм ахырында гаиләләргә истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырдык. Бик урынлы, мәгънәле кичә булды бу. Шушы бәйрәмдә катнашканыгыз, авылдашларыгызга матур ял кичәсе бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле гаиләләр! Алга таба да шулай дус, тату яшәгез. Гаиләләрегез тигез, табыннарыгыз түгәрәк, балаларыгыз, оныкларыгыз игелекле булсын.

Тамашачы бу кичәдән зур дулкынлану хисләре белән таралышты. Әйе, менә шундый бердәм, бер-берсенә терәк булып яшәгән гаиләләр, нәселләр барында тормыш дәвам итәр, шәҗәрәләрнең тамырлары өзелмәс, дип ышанасы килә!

Ленина Шәфигуллина,
Яңгул урта мәктәбенең
тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250