Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Матур традицияләрен лаеклы дәвам итик

Яңгул мәдәният йортында 15 елдан артык матур традиция яшәп килә – Ватанны саклаучылар көненә хатын-кызлар, Халыкара хатын-кызлар көненә ир-егетләр көче белән бәйрәм концертлары шаулап уза.

Традиция дәвам итә дип кенә әйтү дә дөрес түгел, ул елдан-ел житдирәк төс ала, югарырак дәрәдәдә уза . Концертка кечкенә балалардан башлап өлкән яшьтәгеләргә кадәр җәлеп итәргә тырышабыз. Читтә эшләүче егетләребез эшләрен, гаилә мәшәкатьләрен көйләп, концертта катнашу өчен махсус кайталар. Авылдагылар исә мең төрле мәшәкатьләрен читкә куеп, репетициягә йөрергә җай табалар. Ә репетицияләр вакытында олысы-кечесе бербөтен булып, янып-көеп йөрүләре күңелне сөендерә. Быел бу чаралар шаулап-гөрләп яңа мәдәният йортында узды. Тамашачылар күрше авыллардан кадәр килгәннәр иде. Барлык үзешчәннәребезгә, аларны аңлап, теләктәшлек күрсәтеп торган гаиләләренә олы рәхмәт хисләребезне җиткерәбез! Киләчәктә дә Яңгул иленең матур традицияләрен лаеклы дәвам итик.

Ләйлә Габделхакова,
Яңгул авылы.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт