Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Май чабу – Масленница бәйрәме тагын кайларда, ничек үтте? (+35 фото)

Узган ялларда республикабызның төрле төбәкләрендә, шул исәптән районыбызда да Май чабу – Масленница бәйрәме билгеләп үтелде.

«Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә.

Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән:
Атна башы (дүшәмбе) – “Очрашулар”,
буш көн (сишәмбе) – “Уеннар”,
кан көн (чәршәмбе) – “Сыйлану”,
атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) – “Уен-көлке”,
татар атнасы (җомга) – “Әби коймагы”,
атна арты (шимбә) – “Печкәчәмдә кунакта”,
атна көн (якшәмбе) – “Кичерешү”, “ Пручти кич” дип йөртелгән.

Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп кышны куа, табигатьне уята.

Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган.

Май чабуның төп атрибуты — түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай. Йола ашларыннан - ботка, коймак, бәлеш куела.

Җиденче ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Бу инде кыш урынына яз килгән, дигән сүз. Керәшеннәрдә төп бәйрәм, уен-көлке кече атнадан башланган. Яшь киленнәрнең чиккән бистәрләре, яулыклары белән бизәлгән атларда “кәтәйсә” иткәннәр. Су буенда яшьләр төне буе чуман әйләнгән. Көз көне өйләнешкән яшь парларны кыяматлыклары кунакка алган. Яшьләр кеше арасына беренче тапкыр бергәләп чыкканнар. Пручти көнне бөтен кеше бер- береннән кичерү сораган. Соңыннан күңелле атна 40 көнлек ураза белән алмаша», дип хәбәр ителә википедиядә.

 

Әлеге бәйрәм уңаеннан Чепья урта мәктәбендә дә бик күңелле чара үткәрелгән. Анда район мәгариф идарәсеннән мәктәпнең кураторы Усманова Анна катнашып, кыш ролен башкарган. Балалар өчен төрледән-төрле кызыклы уеннар оештырылып, чын бәйрәм рухы тудырылган. Җигелгән атта урам да әйләнгәннәр, кайнар коймаклар белән тәмләп чәй дә эчкәннәр. Соңыннан май чабу бәйрәме карачкысын яндырып, бәйрәмне матур итеп тәмамлаганнар.


Фото: Алисә Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: масленица май чабу