Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәни инициативалар фонды грантлар бирүгә гаризалар кабул итүне игълан итте

Гаризалар кабул итү кампаниясе 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәдәни инициативалар Президент фонды грант конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. Гаризалар кабул итү кампаниясе 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Без Мәдәни инициативалар фонды сайтын эшләтеп җибәрәбез. Бу сайтта конкурс турындагы нигезләмәнең төп документын укып булачак, - дип сөйләде фондның генераль директоры Роман Карманов. - Президент Мәдәни инициативалар фонды эшчәнлегенең төп максаты-мәдәният, сәнгать һәм креатив, иҗади индустрияләр өлкәсендәге проектларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү".

Гаризалар сигез юнәлеш буенча кабул ителәчәк: «Бөек рус сүзе», «Иҗат итүчеләр милләте», «Мдәни код», «Яшь лидерлар», «Мин горурланам», «Ил тарихы.Язмалар җыентыгы» «Көч урыны», «Күпмилләтле халык». Алар барысы да милли һәм мәдәни кыйммәтләрне популярлаштырырга ярдәм итә.

Грантка дәүләт учреждениеләре, дәүләт компанияләре, сәяси партияләр, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук муниципаль мәдәният учреждениеләреннән тыш оешмалар да дәгъва итә ала.

Конкурс нәтиҗәләре координация комитеты утырышында 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча ясалачак.

21 апрельдә президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында илдә Мәдәни инициативалар фонды булдырылачак, дип белдерде — ул сәнгать һәм иҗат өлкәсендәге проектларга Президент грантларын бирәчәк.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант Мәдәният инициативалар фонды