Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәният тармагы иң зур үсеш алды... (+фото)

Түбән Кенә авыл клубында яшьләр форумы булып үтте.

Форумда Кече Лызи, Таузар, Кенәбаш, Шубан һәм Түбән Кенә авылы яшьләре катнашты. Яшьләргә эшлекле уен тәкъдим ителде. Уен барышында барлык яшьләрне 5 төркемгә бүлеп, аларга бизнес-план төзергә тәкъдим ителде. Һәр төркемгә аерым-аерым тармак бирелде: спорт, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек, авыл хуҗалыгы. Команда үз тармагын үстерергә, үзләренә файдага акча эшләп, зур табыш алырга тиеш иделәр. Аларга ярдәмгә банк, республика һәм шәхси эшмәкәрләр билгеләнде. Кайсы кредит алды, кайсыларына спонсорлар булышты, кайбер тармакка республика программасы ярдәм итте. Шул ук вакытта бу 5 тармак бер берсе белән дә элемтә төзеп, үзләренә файда эшләделәр. Ә салым оешмасы исә, керемнәреннән салым җыйды. Форумның кунаклары Айдар Фоат улы Хәйретдинов, Илһам Фидәил улы Гайнетдинов, Шамил Вәкил улы Низамиев, Рәзинә Нәфик кызы Сәләхетдинова, Рөстәм Рафис улы Заһидуллин уенны бик бирелеп күзәттеләр. Яшьләр әлбәттә бик тырышсалар да, алга китүче тармак та, банкротка төшүчеләр дә булды. Уен бик күтәренке рухта барды. Нәтиҗәдә мәдәният тармагы иң зур үсеш алды һәм үзенә зур гына күләмдә акча эшләде. 
  Форум ахырында яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җитәкчеләр тарафыннан җавап алдылар. Күбрәк авыл хуҗалыгына кайтып эшкә урнашучы яшьләргә район тарафыннан нинди өстенлекләр барлыгы, авыл яшьләре өчен спорт корылмалары булдыру мәсьәләләре хәл ителде. Барлык кактнашучы канәгатьләнерлек форум булды. 
Ә инде "Хыял" яшьләр үзәге күңелле дискотека оештырып, кичәбезне тәмамлады, дип хәбәр итә Кенә клубы мөдире Кадрия Галимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев