Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәният үзәге сәхнәсен ике көн кыздырдылар. Кемнәр?

Яӊа елны көтәбез. Күӊел түрендә йөргән хыяллар, һичшиксез, тормышка ашар сыман, алдагысы хәзергегә караганда яхшырак булыр, дибез, нидер көтәбез. Әйләнә-тирәбезгә күз салсак, әкияти могҗиза янәшәбездә икән. Кышкы табигать тудырган сихри гүзәллек янына кешеләребез иҗат иткән, яшәргә көч биргән чаралар өстәлсә, бу инде үзе могҗизага әверелә.

 Район мәдәният үзәгендә 18 декабрьдә район Советы, район башкарма комитеты, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, 19 декабрьдә районныӊ хокук саклау органнары хезмәткәрләренеӊ иҗат концертларын карагач, нәкъ шундый нәтиҗәгә киләсеӊ.

Хакимият хезмәткәрләренеӊ чыгышы район тарихы белән үрелеп барды. Балтач районыныӊ Түнтәр авылыннан башлануы, үзәкнеӊ Балтачка кайтуы, беренче административ биналар салыну, юллар торгызылу һәм башка санап бетергесез эшләрне архив фотолары аша экранда күзәтү мөмкинлеге булдырылган иде. Сәхнәдә чыгыш ясаган, югары кәнәфи биләгән түрә-абзыйларныӊ, җитди апаларныӊ ихластан җырлауларын ишеткәч, дәртле итеп биюләрен күргәч, сәхнә, сәнгать менә ничек итеп кешене үзгәртә ала икән, дип тагын бер кат уйланасыӊ. Ә инде гаиләӊ белән халык каршында чыгыш ясау, балаларыӊны да шушындый күркәм бәйгегә катнаштыру аерым, зур мәгънәгә ия. Район җитәкчелеге рәсми, билгеләнгән чикләр эчендә генә эшли-яши торган түгел, ә моӊлы, ипле, дәртле,  көйне, күӊелне тоя белгән хезмәткәрләрдән тора икән бит. Уйлап чыгару, фикерләү, фантазияне эшкә җигү, тапшырылган эшкә үтә дә җаваплы карау шушы иҗат концертына әзерләнгәндә, оештырганда иӊ кирәкле сыйфатлар булгандыр. Куандырганы шул, тамашага килгән җитәкче булып эшләгән ветераннар һәм башка тамашачы, хәзерге вакытта районныӊ идарә итүчеләре, дөрестән дә талантлы, булдыра торганнар, һәм халык белән бердәм булып, зур эшләрне башкарырга сәләтлеләр икән, дип зур бәя бирделәр. Акларга иде бу бәяне.

Сишәмбе, кичен, хокук саклау органнарында хезмәт итүчеләрнең концертына килүчеләрнеӊ саны тагын да арткан иде. Күпләрдә, элеккеге елларда район сәхнәсен ду китергән бу коллектив ул еллардагы кебек югары дәрәҗәдә тамаша оештыра алырмы, дигән сорау-шик тугандыр. Алгарак китеп әйтсәк, бу шөбхәләр урынлы булмаган. Эчке эшләр бүлеге ветераннары Фәргать Шәфигуллин, Ансар Гыйззәтуллин һәм Габдулла Ганиевларныӊ сәхнәдә хезмәттәшләре белән чыгыш ясавы буыннар чылбырыныӊ өзелмәве, традицияләрнеӊ саклануы турында сөйли.

Тамашачыны фойеда Татарстан Республикасыныӊ атказанган мәдәният хезмәткәре Марат Кадыйров җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгыныӊ уен кораллары оркестры дәртле көйләр белән каршы алды. Концерт барышында яӊадан сәхнәгә чыккан артистларны тамашачы көчле алкышларга күмде.

Концертныӊ сәхнәгә куелышы, төрле жанрларда булуы һәм, иӊ әһәмиятлесе, бүлек җитәкчелегенеӊ гаиләләре белән катнашуы ямь өстенә ямь булды. Һәр башкаручыны аерым атамыйча, чыгышлар әзерлекле һәм югары сәнгать югарылыгында булды, дип әйтергә нигез бар. Погонлы райондашларыбызныӊ кырыс йөзләре артында нечкә күӊел, моӊ һәм хис ята икән бит. Концерт барышында хезмәткәрләр үзләренеӊ талантларын гына түгел, ә гомумән районда хокук саклауныӊ торышы, эчке эшләр бүлегенеӊ көндәлек мәшәкатьләре, спорт өлкәсендәге уӊышлары белән дә экраннан таныштырырга мөмкинлек тудырганнар.

Тамашачыны уйландырырга мәҗбүр иткән, күпләрнеӊ күзләренә яшь китергән чыгыш – ул вакытыннан алда вафат булган эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен искә алу мизгелләре булгандыр. Хезмәттәшләре тарафыннан тәннәрне чымырдаткан, йөрәкләргә үтеп кергән җыр башкарылганда экранда Алмаз Муллагалиев һәм Марсель Мәхмүтовныӊ тормышы һәм хезмәт юлы яӊадан күз алдыннан узды. Кулларына чәчәк бәйләме тапшырылган хәләл җефетләренеӊ күзләрендә яшь бөртекләре иде. Залдагы тамашачы аягурә басып, бер минутлык тынлык белән мәрхүмнәрне искә алды.

Соӊгы чыгыш булып яӊгыраган, бик урынлы «Господа, офицеры» җыры башкарылганда залдагылар янә аягурә басты. Бу – концертка килүчеләрнеӊ шушындый тамаша бүләк иткән үзешчән артистларга рәхмәте генә түгел, ә җәмәгать тәртибен саклау, көне-төне халыкныӊ тынычлыгын тәэмин итүдә гаять зур эш башкаручы хокук саклау өлкәсендәге хезмәткәрләргә ихтирам һәм соклану хисе дә иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев