Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәдәният үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен “Инвалидлар ункөнлеге”нең ачылу тантанасы булды (фото)

Сүземне район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдиновның чыгышыннан өзек белән башлыйсым килә:

- Биредә мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә ия булган көчле рухлы шәхесләр утыра. Алар арасында спортчылар, иҗатны яратучылар да бар. Сезгә сокланмый, сезнең белән горурланмый мөмкин түгел, сез үз мисалыгызда башкаларга үрнәк булып торасыз!"

Әйе, бу фикер белән һәркем килешер. Чөнки куйган максатларына ирешеп, төрле өлкәләрдә үзләрен күп тапкырлар сынап караган, үзләре артыннан башкаларны да ияртә алган мондый шәхесләребез булуы зур хөрмәткә лаек.

Шулай ук район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Рамазан Фәрзиев сүзләре дә тирән мәгънәгә ия:
- Ел да үткәрелүче бу ункөнлекне бәйрәм, дибез. Бу бирегә килә алганнар өчен чыннан да шулай, ә бит безнең постельгә береккән инвалидларыбыз да бар - аларны да онытмасак иде. Алар читтә күңелләре китек булып калмасын өчен хәлләрен белешергә, алар белән аралашып, күңелләрен күрергә кирәк.

Бу тантаналы чара быел аеруча да хис-кичерешләргә бай булды. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән шәхесләр арасында Татарстан данын еракларга таныткан, дөнья күләмендә дәрәҗәле исемнәр алуга ирешкән спортчыларыбыз да, үз бәхетләрен туган ягыбызда табып, гаилә корып, балалар үстерүче парларны да, "Татарстанның Энҗе бөртеге" мөмкинлекләре чикле кызлар арасында үткәрелгән гүзәллек конкурсы номинантларын да очратырга булды. Бәйрәм кичәсе район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән концерт программасы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250