Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәңге яшь йөрәкләр! Кемнәр алар?

Адәм баласы җыр-моңнан башка тора алмый. Шатланса да, хәсрәтләнсә дә, эченнән генә булса да моң сузып йөри ул.

Без, татар милләте өчен моң дигән төшенчә аеруча да якын. Ә ул үз чиратында, сатып алына, кешедән алып торыла торган нәрсә дә түгел, бу Ходайдан бирелгән зур бүләк. Бүгенге сүзем, яше белән көзләргә кереп баруларына карамастан, күңелләре белән язларда калган җыр-моңга гашыйк “кызлар “турында. Районыбызның мәдәният үзәгендә эшләп килүче “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубында әнә шундый һәвәскәр иҗат әһелләре хезмәт куя.

Читтән генә район күләмендә баручы чараларда катнашуларын күзәтеп йөрсәм дә, якыннан танышырга мөмкинлек чыкмады. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Көек авылында оештырылган концертларыннан соң, “Картлык килсә-шулай килсен, яшен кебек яшьнәтеп, язларда чәчәк аткан алмагачтай гөрләтеп!”,диясем килә. Биредә чыгыш ясаган һәркайсы да зур талант! Ару-талуны белмәс, күзләрендә яшьлек эзе тирән тәҗрибә калдырган мирас яши аларда. Мирас димәктән, “Сүнмәс дәрт”нең тарихын да кыскача гына билгеләп үтү кирәк. Моннан 6 ел элек әлеге клубның оешуына нигез салган “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының җитәкчесе Зөлфирә апа Камалова һәм районыбызның мәдәниятенә чиксез зур өлеш керткән Нәҗип абый Әминов була. Алар һәр икесе дә зур хезмәт куя биредә. Нәҗип абый сәнгать ягыннан өстенлек алса, Зөлфирә апа сәхнәгә чыгарлык, күз явын алырдай костюмнар тектерү мәслихәтен кайгырта. Бүгенге көндә Зөлфирә ападан хезмәт эстафетасын Гадения апа Зәкиева кабул итеп ала. Клубның үзендә ике ансамбль: “Гөлләр” ансамбеленең өченче дулкынын әзерләүче Нәҗип абый Әминов җитәкләсә, икенче ансамбль белән төп җитәкчеләре Римма Гәрапшина бәби ялында булганда вакытлыча Мөнирә апа Ситдикова эшләп килә. Фольклор, хорреография, хор буенча да бик теләп йөри “Сүнмәс дәрт”леләр.

Әлбәттә, һәрҗирдә дә кешенең үзенең зур тырышлыгы, теләге кирәк. 35 кешедән торган бу составны һичкенә дә өлкәннәр, олылар дип атап булмый. Тышкы кыяфәт нәрсә ул, күңелең белән яшь калу кирәк. Без яшь буынга алардан активлык, зур алгарыш алу кирәк әле. Әнә бит, авыртам, сызланам, дип уфтанмыйлар, сәхнәсен ут итеп бииләр дә, матур итеп, күңелләрне өздереп моң да сузалар, йөрәкләрне айкарлык итеп нәфис сүзләрен дә җиткерәләр. Уфтанып ятарга вакытлары да юк ул тырышларның апрель аенда Кукмара районында 6 нчы тапкыр үтүче зонара “Балкыш” ветераннар фестиваленә зур әзерлек бара биредә. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, биредә Нәҗип абый көчен сынап лауреат исеменә лаек булып, башкалабыз Казанда ук гала-концертта Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан бүләкләнә. Районыбызда мәдәният үсеше буенча күптөрле хезмәт башкарыла, зур оешканлык, сүнмәс ялкын белән яшәүче “Сүнмәс дәрт”леләргә һәр чыгышлары зур уңыш белән генә һәм алга таба да югары үрләр белән баруын теләр идек. Йөрәкләрегездә һәрвакыт сүнмәс дәрт, яшәү көче яшәсен!


Зилә Ильязова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт