Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәгънәне бозмыйк

Урамга чыксам, дуслар, Тазалык ничек, диләр. Минем аларга җавап: Йөз кило чама булыр.

Урамга чыксам, дуслар,
Тазалык ничек, диләр.
Минем аларга җавап:
Йөз кило чама булыр.

Бәлки кызыксындырадыр
Минем сәламәтлегем?
Дус түгелләр белми торсын –
Начар булса әйтмимен.

Тазалыктан халык кача,
Бигрәк тә хатын-кызлар.
Сәламәтлеге бик кирәк –
Аны эзлиләр күпләр.

Кемгә нәрсә кирәген
Һәр кеше үзе белә.
Тик эзләргә кирәк аны
Мәгънәсен бозмый гына.

Минем кечкенә генә шәхси фәлсәфәләрем булгалый; кеше белән сөйләшкәндә, мәгънәне бозсалар, төзәткәләп җибәрәм. Югарыда шуның бер мисалы. Урамда шул турыда берәүгә аңлаткач, син боларны бер җиргә язып бар, ди. Мин алай гына итмәдем, өйгә кайту белән шушы юлларны язып куйдым. Моңарчы куплетлап язганым юк иде. Илһам  дигән әйбер чыннан да бар ахрысы – биш минутта тездем дә куйдым.

Вагиз Таҗиев,

            Балтач.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигырь