Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәгъсүм абый Мөхәммәтҗановның «Ызаннарда безнең эзләр» исемле китабын укыганда туган кайбер уйлар…

«Каләм белән язганны балта белән юнып алып булмый!» (Урыс мәкале.) Кечкенәдән «китап җене кагылган» кеше буларак мин иҗтимагый әһәмияте булган язмаларны Интернетта булса да укып барырга тырышам. Ә инде типография буявы исе килеп торган китап кулга килеп эләксә күңелгә бигрәк тә рәхәт була. Менэ быел май бәйрәмнәре узгач миңа шундый...

«Каләм белән язганны балта белән юнып алып булмый!»
(Урыс мәкале.)
Кечкенәдән «китап җене кагылган» кеше буларак мин иҗтимагый әһәмияте булган язмаларны Интернетта булса да укып барырга тырышам. Ә инде типография буявы исе килеп торган китап кулга килеп эләксә күңелгә бигрәк тә рәхәт була. Менэ быел май бәйрәмнәре узгач миңа шундый бәхетле минутларны кичерергә насыйп булды. Элек мин дә эшләгән «Сельхозхимия» берләшмәсе житәкчесе Гыйләҗев Н. Р. буләк итеп «Ызаннарда безнең эзләр» - «Балтач «Агрохимсервис» берләшмәсе тарихыннан» дигән китапны җибәрде, бик зур рәхмәтләрем һәм чиксез ихтирамым аңа бу бүләге өчен.
Бик яхшы кәгазьгә бастырылган, матур тышлыклы, күп кенә фоторәсемнәр белән иллюстрацияләнгән бу китапта архив документлары, истәлекләр, фәнни мәгълүматларга һәм башка чыганакларга нигезләнеп 35 еллык данлы үткәне булган Балтач районы Сельхозхимия берләшмәсе тарихы тасвирланган. Китапның эчтәлеген сөйләп чыгуны максат итеп куймыйча мин районыбызның хөрмәтле тарихчысы Мәгъсүм абый Мөхәммәтҗановның бу мактауга лаек олы хезмәтенең әһәмиятен билгеләп узарга телим.
Укытучыларга гына хас булган эзлеклелек белән Мәгъсүм абый китапның һәр битенә, һәрбер язмасына, һәрбер бүлегенә, һәрбер фотосүрәткә көчле мәгънә салган, коры фактлар гына күрсәтеп узмыйча, узган вакыйгаларның тәэсир итү көчен арттыра торган эчке энергетикалы анлатма - комментарийлар биргән.
Китапның икенче үзенчәлеге - зур тормыш юлы узган авторның һәрбер сүзне, һәрбер җөмләне, һәрбер абзацны, һәрбер бүлекне китапны укучылар аңына тәрбия чарасы итеп җиткерә белүе. Бөек халкыбызның үтемле әйтемнәре, күренекле әдипләрнең әсәрләреннән алынган өземтәләр һәм шигъри юллар, риваятьләрдә сакланган фикерләр һәм Мәгъсүм абыйның узенең яшәеш тәҗрибәсенә таянып ясаган фәлсәфи уйлары эчтәлекне сокландыргыч матурлап кына калмый, алдыбызга куелган китапны чын тәрбия әсбабына әверелдерә.
Үзем дә шигърияткә битараф булмаганлыктан мин Мәгъсүм абый Мөхәммәтҗановның һәрбер китабында урын алучы сокландыргыч матур һәм тирән мәгънәле шигырьләрен бик урынлы кулланылуына игътибар итәм. Буш сүзле булмас өчен мин «Ызаннарда безнең эзләр» (Казан: «Ихлас» нәшр., 2015ел) китабына кергән шигырь юлларын күчереп язам:

Үткән еллар… Үткән…

Калган күксел таулар артында.

«Кире кайтмаслар, безне тапмаслар», -

Дип кайгырма син алар хакында.

Үткән еллар, үткән! Тормыш иңгә

Һаман йөкнең авыррагын төягән;

Арып талсаң, тукта, хәл ал,

Бераз ял ит димәгән.

Нәкъ менә шушы шигырьдә язылганча, тәкъдир ителгән китапны укыганда күз алдымнан бер-бер артлы «Агрохимсервис» җәмгыятендә эшләгән еллар узды, вакыйгалар хәтердә яңарды, бергә эшләгән хезмәттәшләрнең тавышларын, уй-фикерләрен үз колагым белән ишеткән кебек булдым, дистә еллар элек аннан киткән булсам да уземнең әле һаман да шул оешманың бер өлеше икәнемне анладым…
Гомеремнең дүрттән бере, төптәнрәк уйласаң яртысыннан артыгы бәйле булган оешма тоурындагы хатирәләр давылын кузгаткан бу хезмәте өчен мөхтәрәм Мәгъсүм ага Мөхәммәтҗановка олы рәхмәтләремне ирештерәм. Аңа алдагы тормышында нык сәләмәтлек, эзләнүчән тынгы белмәс күңеленә яңа иҗат офыклары һәм барлык якыннарын, семьясын, дусларын сөендереп озак яшәвен телим.
Сүземне йомгаклап узенең хезмәтләре - гаять тирәнтен эшләнгән китаплары янында китап киштәләренә Мәгъсүм абый Мөхәммәтҗановның иҗат җимешләре булган шигырьләрен туплаган җыентыгын бастырып чыгару турында да бергәләшеп уйласак аның өчен шәхси олы бүләк һәм мәртәбәле истәлек булыр иде.
Фото: https://vk.com/gilmyllazakiev?z=photo172539977_366537866%2Falbum172539977_0%2Frev
Гыйльмулла Зәкиев.
2015 ел. Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250