Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәгъсүм Мөхәммәтҗановның яңа китабы чыкты

Мәгариф ветераны Мәгъсүм абый Мөхәммәтҗановның исеме райондашларга яхшы таныш.

Укытучы да ул, шигырьләр авторы да, район газетасының актив хәбәрчесе дә, район тарихын тирәнтен өйрәнүгә зур өлеш керткән кешеләребезнең берсе дә. 2006 елдан башлап, ике елдан-ике елга тарихи-документаль китаплары белән сөендерә ул безне.
Менә шушы көннәрдә генә ветеранның өр-яңа - бишенче китабы "таба"дан төште. Әлеге китап 1929 елдан бирле Ленин исемендәге колхоз булып, соңгы дистә елларда "Сорнай"га үзгәргән хуҗалык, аңа караган тугыз авыл язмышы турында. Автор сүзләре белән әйтсәк, "Ул ил тарихы белән бергә берегеп яшәгән, эшләгән, көрәшкән, җиңү яулаган 9 авыл кешеләренең фронттагы һәм тылдагы батырлыгына, сугыш чоры балаларын, ятимнәрен саклаган, үстергән аналарның ихтыяр көченә, чыдамлыгына мәңге тутыкмас истәлек, һәйкәл..."
"Сорнай" дигән исеме белән дә, искитмәле тышкы бизәлеше белән дә үзенә тартып торучы 448 битле бу китапка бик күп мәгълүмат тупланган.Тарихи вакыйгалар, документаль хронология, авыллар, оешмалар, инеш-чишмәләр, данлыклы кешеләр, һөнәрчеләр... турында язмалар, күпсанлы рәсемнәр бу китапның эчтәлген дә баета һәм, район елъязмасының бер өлеше буларак, кыйммәтен дә арттыра.
Әлеге китапның ике телдә булуы, ул дөнья күрсен өчен бик күп кешеләрнең матди ярдәм күрсәтүе шулай ук игътибарга лаек. Шуларның берсе, Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев: "Бу китап якташларыма бүләк булсын", - дип, кереш сүз дә язган. Чыннан да зур бүләк, мәгънәле бүләк булган бу!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250