Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли бизәкләр Исламга җиңү китерде

Кичә Казан федераль университетында «Национальное достояние» конкурсында җиңү яулаган егет-кызларны бүләкләү тантанасы булып узды.

Бу конкурста 9 сыйныф укучысыннан алып, 5 курс студентына кадәр үз көчен сынап карый ала. Җиңүчеләр арасында Норма урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Ислам Мөҗипов та бар иде.

Ислам җәйге сезонда Курмала авылында яшәүче бертуган Алмаз, Ленар, Нияз Галиевларда милли бизәкләр белән тәрәзә наличниклары, почта ящиклары ясарга өйрәнгән. Егетнең шушы тырышлыкларын күреп, сыйныф җитәкчесе Рәмзия Һадиева аның эшләрен сурәтләгән фото һәм видеоларны конкурска җибәрә. Зур тырышлык нәтиҗәсе озак көттерми, Ислам «Декоративно-прикладное творчество» (милли бизәкләр) номинациясендә өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. Исламны әлеге зур җиңүе белән чын күңелдән котлыйбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Милли бизәкләр Исламга җиңү китерде

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Милли бизәк