Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли бәйрәмебез хакында райондашларыбыз нинди фикерләрдә икән? (сораштыру)

Гөлшат АБДУЛЛИНА, Балтач бистәсе: “Без кечкенә чаклардагы Сабантуйлар ныграк истә калган. Ничектер күңеллерәк, күләмлерәк үтә иде.

Гөлшат АБДУЛЛИНА, Балтач бистәсе: “Без кечкенә чаклардагы Сабантуйлар ныграк истә калган. Ничектер күңеллерәк, күләмлерәк үтә иде. Мәйдандагы һәр уенны рәхәтләнеп күзәтә идек, ә хәзер барысы бергә үткәч, берсен дә карап булмый. Сабантуй бит ул – алдынгыларны данлау мәйданы, шулай булгач тамашага әверелмәсен иде бу бәйрәм”.

Азат ДӘҮЛӘТШИН, Шода авылы: “Сабан туен ат чабышларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Безнең районда атлар чабышы югары дәрәҗәдә үтә. Хәтта хәзер авылларда да ат ярышлары оешкан төстә уза башлады. Кайсы гына Сабан туена барсам да, ат чабышларын бик кызыксынып күзәтәм”.

Рамил НӘҖИПОВ, Куныр авылы: “Татар халкының борынгы заманнардан яратып үткәрә торган бәйрәмнәреннән берсе – ул Сабан туе. Аны Болгар патшалыгында, Идел-Урал төбәгендә яшәүче төркиләр язгы кыр эшләре башланыр алдыннан, апрель ае ахырларында зурлап билгеләп үткән. Әлеге чараны еш кына Җыен дип тә атаганнар. Бүгенге көндә бәйрәмнәр үзгәреш кичерсә дә, төп максаты авыл хезмәтчәннәренә дан җырлау, туганнарны очраштыру булып кала”.

Раушания ГАЙНУЛЛИНА, Ор авылы: “Сабан туен сагынып, зарыгып көтеп алам, чөнки бар нәселне, дус-туганны берләштерүче бәйрәм бит ул. Хәтта ерактагы туганнар да нәкъ менә Сабантуйга дип махсус атап кайта. Үткәннәрне искә төшерү, күңелле итеп бәйрәм итү генә түгел, Сабан туе буыннарны берләштерүче бәйрәм буларак та кадерле һәм якын”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуй