Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

«Халыклар дуслыгы» музеенда күрше Мари Иле Республикасының Мари-Төрек районында яшәүче мари дуслар белән җылы очрашу-күрешү булып узды.

Музейлар мәдәния-тебезнең бер өлешен алып тора, аларда үткәнебез, бүгенгебез, гореф-гадәтләребез ярылып ята. «Халыклар дуслыгы» музее аеруча да бай экспонатлары белән аерыла. Мари дусларыбыз да милли киемнәрдән килгәннәр, безнең районда бердәнбер саналган Улисьял авылындагы мари дуслар да милли киемнәрдән каршы алды үзләрен. Чепья урта мәктәбендә укучы балалар марича сәламләделәр, чыгыш ясадылар. Музей җитәкчесе, легендар шәхес Гарифҗан ага Галиев сүз алып, һәр килгән кунакка шат булуын белдерде. Очрашу барышында делегация җитәкчесе, Мари-Төрек районы башлыгы урынбасары Лариса Ложкина музейга кулдан ясалган, татар һәм мари кызлары рәвешендәге, яманнардан саклый торган курчаклар һәм башка сувенирлар, бүләкләр тапшырды. «Община» мари традицион дини берләшмәнең «Ошмарий-Чимарий» оешмасы җитәкчесе Григорий Иванов үз җирлекләрендәге эшчәнлек турында сөйләп узды:

– Күптән түгел районыбызда мари яшьләре слеты узды. Төрле төбәкләрдән егетләр-кызлар килде, марича рәхәтләнеп аралашып, фикерләшеп, уйнап-биеп күңел ачтылар. Мәктәпләребез әйбәт кенә эшләп килә. Без дә музейны зурайтырга-киңәйтергә ниятләп йөрибез. Балтач районында шушындый данлыклы музей барлыгын күптән белә идек инде. Туристик зонабыз бар, сәяхәтчеләр күп килә: аларны куанып каршы алабыз, кунак итәбез, мичебез бар: коймак пешереп сыйлыйбыз. Сезне дә ямьле җәйләрдә көтеп калабыз.

Сардаял урта мәктәбе директоры Сорокина Полина Владимировна, балалары мәктәптә укучы әти-әниләрнең миллилекне аңлаулары, кайгыртулары эшебездә нык ярдәм итә, ди. Милли киемнәр тектерүдә дә әти-әниләр комитеты ярдәмгә килә икән, марича биюләр өйрәтергә хореограф булдырганнар, анысы да әти-әниләр тырышлыгы.

Гомумән, Мари-Төрек районында туган телне укыту, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклау буенча җирле халык тырыша, җитәкчелек тә ярдәмгә килә, ташландык авылларга барып, ялгыз йортлардан да борынгы көнкүреш әйберләре җыю белән мәшгуль икәннәр, иң мөһиме, булган, бар байлык югалмасын, саклансын, киләчәк буыннарга барып җитсен.

– Безнең җитәкчебез Валентин Максютов та басуда бер кадак чыкса да, борынгы кадак бит бу, дип, алып кайта, – ди Балтач җирлегендә яшәүче мари халкы вәкилләре.

Валентин Максютов – Балтач районы җирлегендә яшәп, эшләп килүче мари җәмгыяте җитәкчесе. Районда бердәнбер мари авылы булган Улисьял авылында яши, авылның старостасы.

– Без дә музей булдырырга йөрибез, экспонатлар җыябыз, урын гына табалмыйбыз әле, үзебезнең җирлектәге «Активист» хуҗалыгы җитәкчесе ярдәм итәргә теләк белдерде, – ди Валентин әфәнде.

Балтач районы башкарма комитетының мәдәни һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов «Халыклар дуслыгы» музеен изге урын дип атады, райондагы мари җәмгыяте эшчәнлеге турында сөйләп узды. Эчкерсез җылы сөйләшүләрдән соң кунакларга «Халыклар дуслыгы» музее турында видеоролик тәкъдим ителде. Аннан музей буенча экскурсия оештырылды. Истәлеккә фотога төшелде, тәмле чәйләр әзерләнде, марича биюләр гөрләде, такмаклар яңгырады.

Изге эшләргә нигезләнеп, матур гына ачылып киткән «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» «Туган телләр елы» шикелле үк чараларга бай булып, куйган максатларга юл ачар дигән теләктә калабыз. Еллар гына имин булсын да, һәр чараны шат күңел белән уздырырга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Изге эш