Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивалендә дә уңышларыбыз бар

Мөхәммәтгалиева Таңсылу фестивальнең Казан шәһәрендә оештырылган зона этабында уңышлы чыгыш ясады һәм алдагы этапка үтте

Республикада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе инициативасы белән Социаль проектларга ярдәм итү фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты, «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» акционер җәмгыяте катнашында «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале уза ??

Кинофестиваль тамашачылар культурасын үстерүгә һәм анимацион, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннарын җитештерү аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән ??

Балтач мәктәбе укучысы Мөхәммәтгалиева Таңсылу фестивальнең «Балалар өчен татар телендә кыска метражлы фильмнар» номинациясендә катнашып, читтән торып үткәрелгән этабын узып, 13 нче март көнне Казан шәһәрендә оештырылган зона этабында уңышлы чыгыш ясады һәм алдагы этапка үтте. Финал Казан шәһәрендә апрель аенда узачак. Уңышлар телибез! ???

Фото: upravlenie_obrazovania_baltasi

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Милли мультfest