Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли музей «Җанлы экспозиция»гә чакыра

Атнаның һәр җомга көнендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее «Җанлы экспозиция» интерактив театральләштерелгән экскурсия уздыра. Ике сәгать дәвамында музей кунаклары гадәти булмаган тамашага җәлеп ителә.

Тарихи киемнәрдәге экспозиция геройлары вакыт колоритын торгызып, заман сулышын тамашачыга җиткерәләр, иҗади сәләтләрен күрсәтү һәм үз потенциалларын ачу мөмкинлеге бирәләр.

Кызыклы һәм эмоциональле, интерактив һәм мавыктыргыч экскурсиядә катнашучыларга вакытны онытылмаслык итеп үткәрергә мөмкинлек бирелә.

Тәҗрибәле һөнәрчеләр, сугышчылар, дворяннар һәм крестьяннар Татарстан тарихы турындагы күзаллауларны киңәйтергә ярдәм итәчәкләр. 

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 567-30-35  

Милли Музей

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=26193

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев