Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Милли тавыш»

Безнең районда балаларны кече яшьтән сәнгатькә тарту, милли гореф-гадәтләребезгә таянып тәрбияләү максатында күп нәрсәләр эшләнә. Һәрбер балалар бакчасы, мәктәп коллективы әти-әниләр каршында гына түгел, ә күпсанлы таләпчән тамашачы каршында да чыгыш ясый.

Быел тамашачыны иң кызыксындырганы "Милли тавыш" дип аталган җырчылар конкурсы булды. Әлеге конкурста җидедән унҗиде яшькә кадәр укучылар катнашты. Беренче этап район мәктәпләрендә узды, ә аннан соң ике зонада сайлап алу ярышлары үткәрелде. Конкурста катнашырга теләүчеләрнең саны 150дән артык иде. Югары белемле биш җыр сәнгате белгече 50 укучыны сайлап алып, алар белән шөгыльләнделәр, аларны җырлау серләренә өйрәттеләр. Шунысы кызык, конкурсны беренче каналдан бара торган "Голос" тапшыруы үрнәгендә уздырдылар - җырчының үзен күрмичә, бары тик тавышын тыңлап кына сайладылар. Балаларга да үзләре теләгән укытучыны сайлап алу мөмкинлеге бирелде.

Сезон дәвамында бу төркемнәрдә шөгыльләнүче балалар көче белән дүрт концерт уздырылды. Һәр концертның үз темасы булды. Мәсәлән, туган як турында җырлар, патриотик җырлар һәм Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән җырлар. Безнең районнан "Йолдызлык"та катнашучыларның күбесе дә шушы проектта белем алучылар. Бу проектта шөгыльләнүчеләр халык, эстрада җырларын башкару мөмкинлекләрен, ансамбль, дуэт, трио составында җырлау ысулларын да сынап карадылар. Сәламәтлекләре чикле булган балаларга да сәхнәгә чыгу, үзләрен сынау мөмкинлеге бирелде. Быел конферансье жанрына да игътибар зур иде.

Быел безнең балалар "Йолдызлык"та актив катнашып, район тарихында беренче тапкыр зур уңышка ирештеләр. Шулай итеп, "Милли тавыш" проекты үз максатына иреште дип әйтергә була. Ул күпсанлы укучылар өчен зур мәктәп булды.

Татарстан яшьләре газетасыннан

Фото: http://dmtrevu.com/wp-content/uploads/2013/02/e536b5f743bffd7c4a0559835a4bdd2588bca193_jpg_800x600_autocrop_upscale_q85.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250