Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милли уеннарыбыз, җыр- моң, дәртле биюләр, алкышлар... барысы да бер мизгел яки Көшкәтбаш Сабан туеннан фоторепортаж

Сабантуебыз дога ипи- тоз һәм татар халкының милли ризыгы чәкчәктән авыз итү белән башланып китте. 

Әле кайчан гына саубуллашып
Киткән идек синнән әй, мәйдан!
Ни арада үткән диген гомер?
Уйлыйсың да каласың хәйран...

Шаулап- гөрләп көтеп алган Сабантуе да узып китте. Матур аланда рәхәтләнеп ял итте халык. Милли уеннарыбыз, җыр- моң, дәртле биюләр, алкышлар... барысы да бер мизгел... кабатланмас, сагындырырлык мизгелләр... 

Сабантуебыз дога ипи- тоз һәм татар халкының милли ризыгы чәкчәктән авыз итү белән башланып китте. 
Тормыш балалар белән матур... мәйданда шат сабыйлар атлый... дөнья тыныч булып, исән- имин яшәргә, тагын бик күп Сабантуйларны бергә каршы алырга язсын.

Сабантуйның матур бәйгеләренең берсе- туры баганага менү. Ай- яй таза беләк һәм курыкмас йөрәк кирәк моның өчен. Ә бездә андыйлар бар! Ел да багананың башына ук менеп аны кочаклап төшүче егетләребез - Хасанов Раушан һәм Исхаков Ильдар быел да сынатмадылар. Вакыт белән исәпкә алынган әлеге бәйгенең җиңүчесе- Исхаков Ильдар булды. Афәрин, егетләр! Алдагы тормыш юлында да сезне биеклекләр көтсен! Киләсе Сабантуйга да көтеп калабыз яме. Әлеге бәйгене Сабантуйда Ринат абый Файзрахманов оештырды. 

Сабантуй җыр-биюсез буламы соң? Әллә кызлары шулкадәр чибәр, әллә чәчәкләре матур, әллә төшерүчесе бик оста " буяган", әллә бәйрәме шундыймы? Бу сурәтләргә карап кына торасы килә...Ел да Сабантуйда үзләренең матур биюләре белән катнашучы кызларыбыз быел да мәйдан күрке булдылар!

Лилия Гарифуллина

Фотолар Назлыгөл Нәкыйпованыкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев