Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Milliard.tatar сайты "Дөньяның төп татары кем?" бәйгесен озайтты

Җиңүче Истанбулга сәяхәт итү мөмкинлеге алачак.

Milliard.tatar сайтына язылучыларның күпсанлы сораулары буенча, "Дөньяның төп татары кем?" бәйгесен озайттылар. Бу хакта сайт модераторлары хәбәр итте.

«Без нәтиҗәләрне 15 октябрьдә түгел, ә 15 ноябрьдә — Бөтенроссия халык санын алу тәмамланганнан соң икенче көнне ясау дөрес булыр, дигән карарга килдек. Анда инде 700 дән артык кеше катнашты», — дип сөйләделәр сайтның модераторлары.

Иң күп балл җыйган конкурста катнашучы татарлар яшәгән биш тарихи шәһәр буенча сәяхәткә китә алачак. Шулай итеп, җиңүче Стамбул, Алма-Ата, Уфа, Казан һәм Төмәнгә барачак.

Моннан тыш, тиздән платформада берничә яңа фишкалар пәйда булачак. Шулай итеп, сайт укучылар гомуми чатта языша, шулай ук татар халкы йолалары буенча уенда катнаша ала. Сервис балларны арттыруның яңа ысуллары тәкъдим итә. Моннан тыш, сайттан файдалануны уңайлырак итү өчен интерфейс яңартылачак.

Чыганак: КВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге миллиард татар Дөньяның төп татары