Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Милләтем дип җан атучы

Иң аянычлысы-халыкның гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәре, җыр-биюләрен җыючы, яшь буынга тапшыручылар юк дәрәҗәсендә.

Һәркемнең якты дөньяга килгәч,  беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе – туган теле, бишек җыры. Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле, җыры, биюе, йоласы, гореф-гадәте.  

Халык бәйрәмнәре, җырлары һәм биюләре, йолалары   билгеле бер халыкны милләт итеп берләштерә.  Алар халыкның  милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрне рухи яктан канәгатьләндерәләр, милләткә, әти-әни һәм әби-бабасы белән горурлану хисе тудыралар.  Әгәр дә милләтнең бәйрәмнәре, җыр- биюләре югала икән, милләт яшәвенә дә нокта куела дигән сүз.  Иң аянычлысы-халыкның  гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәре, җыр-биюләрен җыючы, яшь буынга тапшыручылар юк дәрәҗәсендә.

Безнең җирлектә яшәүче удмурт халкы әле үзенең милләтенә хас җыр-биюләрен сәхнәләрдә күрсәтеп, туйларда-мәҗлесләрдә башкарып күпмедер дәрәҗәдә сакларга тырыша. Әмма шул борынгыдын  килгән җыр-биюләрне яшьләр кулына, киләчәк буынга түкми-чәчми тапшыруның иң яхшы ысулы- аларны бер  китапка туплау, цифрлаштыру.

Бу эшне милләте өчен җан атучы, аның киләчәге өчен борчылып яшәүчеләр генә башкарырга алына. Нәкъ  менә шундый шәхес безнең җирлектә  дә  бар. Ул-Сапожников Леонид Дмитриевич.  Шушма буенда яшәүче удмуртларның бәйрәм, көнкүреш җыр-биюләрен өйрәнү максатыннан Мари республикасының, Татарстанның һәм Киров өлкәсенең күп кенә авылларына йөреп җыр-бию үрнәкләре җыя, аларны видеога төшерә, фотосүрәтләр туплый. Шушы саллы гына хезмәтнең нәтиҗәсе булып  732 битле , 800 фотосүрәтле яхшы кәгазьдә басылган “Сокровища удмуртского фольклора. Том1 в двух частях. Песни, танцы и игры шошминских удмуртов” дигән 10    данә китап бастырыла. Әмма китап булып кулга төшкәнче күпме хезмәт башкарылган: текстларны аңлаешлы итеп эшкәртү, аны эзлекле итеп урнаштыру, көйләрне нотага салдыру, дискларга яздыру, нәшриятны табу. Кайларга гына барып, кемнәрнең генә ишекләре шакып каралмаган, тыңлаучысы да булган, ваемсызы да. Әмма Леонид Дмитриевич каршылыклардан курка торган түгел, китапны аз күләмдә булса да бастыруга ирешә.

Китапның беренче укучылары әлбәттә, Леонид Дмитриевичның авылдашлары. Китапның презентациясен ясап, үзенең теләктәшләрен чакырып, авылда зур бәйрәм ясый.  

Күптән түгел Чепья авыл китапханәсендә дә Леонид Дмитриевич шушы китабына презентация үткәрде. Искиткеч бай эчтәлекле, төсле рәсемле, хәтта җыр-биюләре яздырылган дисклары булган   бу китап белән без дә таныштык. Китап инде күптән  таралып беткән, үзебездә дә, читтән дә сораучылар бихисап, тик менә кабат бастыру өчен иганәчеләр генә табып булмый икән.

Менә шундый милләт өчен, халкы өчен, аның киләчәге өчен янып яшәүче шәхесләргә ярдәм итүчеләр, теләктәшлек итүчеләр, хезмәтләрен күреп, тиешле бәя бирүчеләр булсын иде.

Гөлсинә Животникова, Чепья авылы

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык бәйрәмнәре